Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Урмышлы укучылары политехник колледжда булган (фотолар)

Уку йорты белән таныштыру өчен Лениногорск политех колледжы безне - 9нчы сыйныфларны, үзләренә кунакка- экскурсиягә чакырды. Колледж белән производство мастерлары Валентина Деберцева һәм Илнур Шәрипов таныштырды. Таныштырып кына да калмадылар, безне кызыксындырган һөнәр юнәлеше буенча мастер-класслар оештырдылар. Кызлар пешерү, бухгалтерия юнәлеше белән кызыксынса, без автомеханиканы үз иттек. Мансур Марат улы...

Уку йорты белән таныштыру өчен Лениногорск политех колледжы безне - 9нчы сыйныфларны, үзләренә кунакка- экскурсиягә чакырды.
Колледж белән производство мастерлары Валентина Деберцева һәм Илнур Шәрипов таныштырды. Таныштырып кына да калмадылар, безне кызыксындырган һөнәр юнәлеше буенча мастер-класслар оештырдылар.
Кызлар пешерү, бухгалтерия юнәлеше белән кызыксынса, без автомеханиканы үз иттек. Мансур Марат улы ярдәмендә сыйныфташым Фидан белән хәтта машина двигателенең маховигын һәм пешкәген сүтеп җыйдык. Гомумән монда бик файдалы, кызыклы һөнәр ияләренә укыталар, уннан артык белгечлек һәм эшче һөнәре буенча әзерлиләр.
Минем уйлавымча һәрберебез үзенә кирәкле мәгълүматны алгандыр һәм ниндидер карага килгәндер. Ә хәзергә алда төп максат яхшы билгеләр белән туган мәктәбебезне тәмамлап кулга аттестат алу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәктәп экскурсия