Урмышлы авылында егетләрне армиягә озаттылар
ҖӘМГЫЯТЬ

Урмышлы авылында егетләрне армиягә озаттылар

Армия хезмәте - бурыч

Урмышлы авылы мәдәният йорты авылның ике егете: Данил Имаметдинов һәм Данил Ганиевларны армия сафларына озату чарасы уздырган. 

Егетләр Әлмәт һөнәри колледжын тәмамлап, бурычларын үтәргә – армиягә киткәннәр.

Мәдәният йортыннан Ландыш Локманова хәбәр иткәнчә,  ике егет, ике егетнең дә туганнары, дуслары, әти-әниләре, әби –бабалары клубка җыелып килгәннәр.  

Егетләргә изге теләкләр теләгәннәр, армиядә булып кайткан егетләр киңәшләр җиткергән.

Соңыннан бергәләп фотога төшкәннәр.

Егетләрнең исән-сау хезмәт итеп кайтуын телибез. Хәерле юллар сезгә, егетләр!

 

фотолар: авыл мәдәният йортыннан

 

 


Нет комментариев