Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ушу буенча «Көнчыгыш барсы» Татарстан кубогына җитмешкә якын кеше җыелды

Ярышларда яшь буенча чикләү юк, иң кечкенә катнашучыга биш яшь иде.

Казанның Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә ушу буенча «Көнчыгыш барсы» Татарстан кубогы башланды. Анда бөтен республикадан җитмешләп спортчы катнашачак.

«Без мондый турнирны икенче тапкыр уздырабыз. Кызганычка, узган ел аны пандемия аркасында үткәреп булмады, ләкин үзара хезмәттәшлекнең яңа форматын уйлап тапкан һәм онлайн күнегүләр үткәрә башлаган тренерлар составын билгеләп үтәсе килә. Бүгенге турнир абсолют ачык, анда теләге булган һәр кеше катнаша ала. Ул традицион булыр дип өметләнәбез», — диде Татарстан Ушу федерациясе президенты Айрат Әхмәров.

Ярышларда яшь буенча чикләү юк, иң кечкенә катнашучыга биш яшь иде, диде ул.

 Ярышларның төп судьясы — Россиянең иң титуллы ушуистларының берсе Ильяс Хөснетдинов. Ул спортчыларны бәяләү ысуллары турында сөйләде һәм Татарстанны Россиянең башка төбәкләре арасында спорт төрен үстерү буенча лидерларның берсе дип атады.

«Катнашучыларны позицияләрнең техник үтәлеше һәм көч, рух, тизлек юнәлешләре буенча бәялиләр. Шулай ук спортчының пөхтәлегенә, күз карашы һәм сулыш техникасына карыйбыз. Кагыйдәләр елдан-ел камилләштерелә һәм судьялык сыйфаты да үсә. Гомумән, Татарстан башка төбәкләр белән чагыштырганда Россия лидерларның берсе булды», — дип аңлатты Хөснетдинов.

Яшь спортчылар ярышларны бик көтте, алар өчен бу алга таба үсәргә зур мотивация. Ушу дәресләре балаларга үзләрендә дисциплина булдырырга, гәүдәсен туры тотарга һәм мәктәптә билгеләрен яхшыртырга ярдәм итә, диде ярышларның баш судьясы.

«Ушу — югары координацион спорт төре, анда бер үк вакытта күп кенә критерийларны үтәргә кирәк. Шуның нәтиҗәсендә баланың хәтере яхшыра, һәм алар яхшырак укый башлыйлар», — дип белдерде Хөснетдинов.

 Тантаналы ачылыштан, Россия һәм Татарстан гимннарыннан соң Ильяс Хөснетдинов спортчылары программа тәкъдим итте.

https://tatar-inform.tatar/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев