Узган ел Лениногорскида кызлар күбрәк туган
ҖӘМГЫЯТЬ

Узган ел Лениногорскида кызлар күбрәк туган

ЗАГС бүлеге китергән мәгълүматлар буенча, 2022 елда Лениногорск ЗАГС бүлегендә 490 бала туу турында язма акт төзелгән.

 

 

Аларның 244е – малай, 246сы – кыз. 490 баланың 175е – гаиләдә беренче, 165е – икенче бала, 107се – өченче бала, 43е – гаиләдә дүртенче һәм аннан да күбрәк бала.

ЗАГС бүлеге мәгълүматларына караганда, 2022 елда Лениногорск районында никахны теркәү турында 535 язма акт төзелгән. Милләтара никахлар саны – 92.

Шул исәптән чит ил кешеләре белән 11 никах теркәлгән.

Кызганыч, гаилә мөнәсәбәтләренә киртә куючылар да бар. Узган елда Лениногорск ЗАГСы аерылышу турында 308 язма акт төзегән.

фото: https://ru.freepik.com/


Нет комментариев