Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Васил Шәйхразиев: Коронавирус аркасында чараларның 90 проценты узмый калды

Быел планлаштырылган чараларның 90 проценты Covid-19 коронавирус пандемиясе аркасында узмаган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе – ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев Андрей Кузьмин белән әңгәмә вакытында белдерде.

 

«Бу ел ябык. Бизнестагы кебек – нәрсә югалттың, нәрсәне алып бетерә алмадың - барысы да, бу инде, эзсез югалды дигән сүз. Күчерелгән чараларның саны бик аз. 90 проценты диярлек узмады һәм узмаячак», - дип искәртте Шәйхразиев.

ТР Вице-премьеры план буенча Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә бәйле 10 меңнән артык чара үткәрелүен әйтте. Шул ук вакытта аларның яртысыннан артыгы онлайн-форматта узган.

«Бу безгә тагын бер кат цифрлы технологияләргә игътибар итәргә мөмкинлек бирде - белгечләр булу, җиһазлар, коммуникацияләр[бәяләргә]. Бу вирус без еллар буе узарга тиешлене бер ай эчендә диярлек узарга мөмкинлек бирде», - диде агентлык әңгәмәдәше.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев