Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Владимир Путин ипотека ставкасын 7,9 процентка кадәр киметү бурычын куйды

Якындагы елларда ипотека кредитлары буенча ставка 7,9 процентка кадәр кимиячәк. Бу хакта КАМАЗның 50 еллык юбилее уңаеннан эшчеләр белән очрашуда Россия Президенты Владимир Путин әйтте.

 



«Хәзер Россия Үзәк банкының төп ставкасы 6,5 процент тәшкил итә, ә ипотека буенча ставка — 8,9 процент. Якындагы елларда аны 7,9 процентка кадәр кыскарту бурычы куела», — диде Владимир Путин.

Илдә яшь гаиләләр өчен ярдәм чаралары бар. 6 процент ставка буенча ипотека кредиты алырга мөмкин. Ул 2018 елның башында Президент йөкләмәсе буенча гамәлгә кертелде. Әлеге программа 2018 елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 31 декабренә кадәр икенче бала һәм аннан соңгы бала туган гаиләләргә генә кагыла.

 

https://tatar-inform.tatar/news/business/13-12-2019/vladimir-putin-ipoteka-stavkasyn-7-9-protsentka-kad-r-kimet-burychyn-kuydy-5699723

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев