Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Вәсилә Фәттахованың ире мәрхүмә истәлегенә концерт оештыра

«Синнән башка биш ел» дип исемләнгән концерт 26 августта Яшьләр сараенда узачак, дип яза Татар-информ.

Уфада фаҗигале төстә вафат булган меңләгән тамашачының яраткан җырчысы, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисткасы Вәсилә Фәттахова истәлегенә концерт узачак.  

Вәсиләнең тормыш иптәше Илгиз Әбдрәкыйпов хәбәр иткәнчә, концерт тамашачыларның күпсанлы үтенечләре белән уздырыла. Кичәдә башкорт һәм татар эстрадасының популяр артистлары катнашачак. Алар Вәсилә Фәттахова репертуарындагы җырларны һәм үз җырларын башкарачак.    

Концертта Айдар Галимов, Нәзифә Кадыйрова, Илһам Вәлиев, Ландыш Нигъмәтҗанова, Ризван һәм Альбина Хәкимовлар, Фәридә һәм Роберт Тимербаевлар, Айгөл Сәгынбаева һәм башкалар чыгыш ясаячак. Концертта шулай ук композиторлар Зифа Нагаева, Наил Шәймәрданов та катнашачак.   Агымдагы елның 26 гыйнварында Уфада башкорт һәм татар эстрадасы җырчысы Вәсилә Фәттахованың фаҗигале вафатына биш ел булды.

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=33329

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев