Халыкка фәлсәфә буларак хезмәт итү: Минтимер Шәймиевка 89 яшь тулды
ҖӘМГЫЯТЬ

Халыкка фәлсәфә буларак хезмәт итү: Минтимер Шәймиевка 89 яшь тулды

Бүген үзенең туган көнен Татарстанның беренче Президенты, республиканың Дәүләт Киңәшчесе, «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденының тулы кавалеры Минтимер Шәймиев билгеләп үтә.

Аңа 89 яшь тулды.

Минтимер Шәймиев республиканы иң катлаулы чорда — Россия дәүләтчелеге аякка баскан елларда җитәкләде һәм 19 ел вазыйфасында калды. Аның ярдәмендә Татарстанда милләтара тынычлыкны саклап калуга, икътисадта һәм социаль өлкәдә җитди уңышларга ирешүгә ирешелде.

Дәүләт һәм халык алдындагы хезмәтләре өчен Минтимер Шәймиев Россиянең Хезмәт Герое исеменә лаек булды. Аның гаять зур энергиясе Борынгы Болгарны һәм Зөя утрау-шәһәрчеген торгызды.

Татарстанда меңләгән бала «Адымнар» полилингваль комплексларында белем ала. Бу да Минтимер Шәймиевнең уникаль проекты. Аның тормыш фәлсәфәсе — халыкка  хезмәт итү. 

 

«Яңа гасыр»


Шәймиев Татарстан беренче президент

Нет комментариев