Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хәрби хезмәткә алынучылар өйгә кайчан кайтачаклар?

Мобилизация буенча хезмәт итү вакыты пенсия исәпләгәндә исәпкә алыначак.

Өлешчә мобилизация тәмамлану вакыты әлегә билгеләнмәгән. Беренче мобилизацияләнгән "запасчылар" инде хәрби җыеннарга китте, алар анда үзләренең армия күнекмәләрен искә төшерәләр. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, запастан 300 мең кеше алыначак. Повестка көтеп торучыларда да өлешчә мобилизация ничек үтәчәге турында күп сораулар кала бирә. 122 "кайнар линия" телефоны һәм "Объясняем.РФ" интернет-порталы барлык сорауларга да төгәл һәм аңлаешлы аңлатмалар бирергә тырыша. 

Хәзер хәрби хезмәткә алынучыларны борчыган төп сорау – аларның өйгә кайту сроклары. Мобилизацияләнгән гражданнарның махсус операция зонасында булу вакыты әле ачыкланмаган. Бу хакта "Объясняем.РФ порталының Telegram-каналы хәбәр итә, дип яза “Российская газета”. "Хәрби махсус операция зонасында булуның минималь һәм максималь вакыты билгеләнми.

Ул килеп туган вазгыятькә һәм бүлекчәләр алдында торган бурычларга бәйле", – диелә хәбәрдә. Шул ук вакытта барлык мобилизованныйларны ялга җибәрә алачаклар. Аның графигын һәм чиратын бүлекчә командирлары билгели. Шулай ук мобилизация буенча хезмәт итү вакыты пенсия исәпләгәндә исәпкә алыначак.

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/khrbi-khezmtk-alynuchylar-yg-kaychan-kaytachaklar

https://photo.tatar-inform.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев