Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа атнага яңа йолдызнамә

КУЧКАР (21.03-20.04)лар бу атнада бу атнада үзегезне эш урынында яхшы киңәшче буларак күрсәтергә кирәк. Хезмәттәшләрегез белән араларны ныгытыгыз. Ялларда исә күп вакытны үзегезгә багышлагыз. Табигатькә ял итәргә чыгу да зыян итмәс. Яңа көч-куәт алырсыз.

 

ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, сезгә бу атна шактый уңыш китерергә мөмкин. Шуңа да күңелегезне иркен тотыгыз. Максатларыгызга ирешкәч, аз гына туктап, ял итеп алырга да ярый. Ялгыз Үгезбозауларны исә булачак тормыш иптәшләре белән очрашу көтә. Моңардан баш тартмагыз. Бу очрашу сезнең өчен мөһим.

ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләрнең бу атнасы тыныч үтәргә тиеш. Артык зур җиңүләр дә, җиңелүләр дә көтелми. Мәхәббәт, акча, финанс мәсьәләсендә дә тотрыклылык сизеләчәк. Яңа танышулар, дуслар табар өчен менә дигән вакыт. Яңа кешеләр белән аралашу уңай йогынты ясаячак сезгә.

КЫСЛА (22.06-22.07) ларга тирә-юньдәгеләрдән тискәре йогынты дулкыннары килгән кебек тоела, бу чынлап та шулай. Җавап бирергә әзер торыгыз. Ә менә йорттагы, өйдәге кешеләр белән бәхәскә кермәвегез хәерлерәк. Бар көчне карьера үсешенә юнәлтергә куша йолдызлар. Шулай уңайлы булачак.

АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар җыелып килгән көнкүреш эшләрен аз-азлап киметәчәк. Сезне ремонт ише зур вакыйгалар көтәчәк. Яңа атна акча эшләр өчен мөмкинлекләр алып килер, форсатны кулдан ычкындырмагыз. Нәтиҗәсе сезнең якка файдага булачак, бары ышанырга гына кирәк.

 КЫЗ (23.08-22.09)лар бу атнада акчаны теләсә ничек тотмасыннар иде. Бигрәк тә акчаны әҗәткә биреп торудан тыелырга кирәк. Аннан барысы да җайланчак. Сезне яңа танышулар көтә. Сәламәтлек турында да онытмаска кирәк. Табиблар янына барып, күренеп кайтыгыз. Киңәшләрен истә тотыгыз.

ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләрне бу атнада карьера баскычында берникадәр уңыш көтә. Шунлыктан җитәкче белән яхшы мөнәсәбәтләр урнаштырырга кирәк. Күпчелек очракта сезгә ризалык бирергә туры килер. Дусларыгызга барлык серләрне дә ачып бетермәгез. Мәхәббәттә уңыш елмаерга мөмкин.

ЧАЯН (24.10-22.11)нар бу атнада ашыкмаска киңәш итә йолдызлар, сабырлык – бу алар өчен иң кирәкле сыйфат. Акча мәсьәләсендә дә сак эш итәргә кирәк. Юк-бар әйбер сатып алудан тыелып торыгыз. Сатып алуларны планлаштырыгыз. Сәламәтлек турында да кайгыртыгыз.

УКЧЫ (23.11-21.12)лар атна азагында кунаклар каршылар. Тик үзегез моңа бик шат булмассыз, сез көткән кешеләр түгел. Кайбер Укчылар мәхәббәттән башларын югалтырга мөмкин. Җәйге ялга чыкканнар буш вакытларын үзләренә, сәламәтлекләренә багышласыннар. Бу бик тә мөһим.

КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр тиң ярларын очратыр. Әлбәттә, бу ялгызларга кагыла. Күптәнге хыялыгызны тормышка ашыру өчен дә менә дигән вакыт. Артык эш белән мавыкмагыз, ял итү дә зыян итмәс. Акчагызны тузга язмаган әйберләр сатып алуга сарыф итмәгез, үкенерлек булмасын. Болай да үкенечле эшләрегез байтак.

СУКОЯР (19.01-18.02) лар бу атнада никтер пассиврак булыр. Шуның өчен вакытны күбрәк үзегезгә багышлагыз. Хатын-кыз Сукоярларга яңа кием-салым, косметика алу да зыян итмәс, моңардан кәефегез генә күтәрелер. Атна азагында дуслар белән күрешеп, ял итәр өчен сәбәп тә чыгачак. Бу сезгә шатлык китерер.

БАЛЫК (19.02-20.03) лар бу атнаның башында ук карьера баскычыннан күтәрелү ягын карар. Әлбәттә, дөрес эшлисез. Гаилә җанлы Балыклар якын кешеләре белән кая да булса барып килер, сезгә уңай тәэсир итәчәк. Атна азагында финанс килешүләреннән, әҗәткә акча биреп торудан баш тартыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев