Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа атнага яңа йолдызнамә укыйбыз

Кучкар. Кәефегезне күтәрергә вакыт! Көн тәртибенә төрле күңел ачулар, очрашуларга да урын табыгыз. Финанс хәле дә шатландырып торыр, ләкин акчагызны туздырырга ашыкмагыз. Бу вакыт аралыгында салкын тию мөмкинлеге бар.


Үгезбозау.
Яңа танышулар өчен кулай вакыт. Язмышыгызда иң әһәмияте кешене очратуыгыз ихтимал. Бу арада бурычка акча алырга ашыкмагыз. Үзегезне иҗтимагый эшчәнлектә сынап карый аласыз, эшлекле аралашу файдага булачак.


Игезәкләр.
Тормышыгызда барлыкка килгән шартларга каршы килмәгез. Аларга яраклашырга өйрәнсәгез яхшырак булыр. Туганнарыгыз белән араларны бозмагыз, тиздән аларның ярдәме сезгә кирәк булачак. Балалар бу көннәрдә бик көйсез, түзәргә тырышыгыз.


Кысла.
Бу тормышта нәрсәне үзгәртергә теләр идегез, шул турыда уйланыгыз. Бу атна кинәт туган карарларны кабул итү өчен бик уңай. Хәзердән үк җәйге ялыгызны кайгырта аласыз. Аны гаилә яки якын дусларыгыз белән уздыру әйбәт булачак. Бу вакыт аралыгында ялгыз калырга тырышмагыз.


Арыслан.
Атна башы күңелле вакыйгаларга бай булачак. Якын кешегез сезне гаҗәпләндерәчәк, көннәрегез уңышлы, кәфеләр күтәренке булыр. Шулай ук бу атнада каршылыклар һәм катлаулы мәсьәләләр белән дә очрашырга туры киләчәк. Барысын да берьюлы чишәргә ашыкмагыз.


Кыз
Ялкаулык белән көрәшергә авыр булыр. Ләкин моны эшләмәсәгез, күңелсезлекләр көтеп торачак. Бу атнада буш вакытыгызны файдалы китаплар укуга сарыф итегез. Тиздән эшегездә белемнәрегезне күрсәтеп, барысын да шаккатыру мөмкинлеге туачак.


Үлчәү.
Йолдызлар һәрвакыт ашыгып йөрүдән туктарга киңәш итә. Икенче дәрәҗәдәге эшләрне калдырып торыгыз. Атна уртасында аеруча күп эшләр җыелыр. Тик шулай да барысын да үз өстегезгә алмагыз, башкаларга да йөкләгез. Ял сезгә хәзер бигрәк тә кирәк.


Чаян
Ташып торган энергиягез ярдәмендә тау кадәр эшләрне дә, вак-төякләрен дә җиңел генә башкарып чыга алырсыз. Атнаның иң уңышлы көне 27сенә туры киләчәк. Ул көнне мөһим очрашулар үткәрү отышлы булыр. Аннан соң яхшы гына ял итегез. Сез моңа лаек.


Укчы
Тирә-яктагы кешеләр сезгә бик нык йогынты ясыйчак. Әңгәмәдәшләрне җентекләп сайларга туры килер. Эш белән гаиләгез арасында сайлаганда, беренче урынга якынарыгызны куярга кирәк булыр. Бу көннәрдә килеп чыккан низагларны сузмаска киңәш ителә.


Кәҗәмөгез.
Күп нәрсәләр сезне кызыктырып торса да, бу хисләргә бирешергә ашыкмагыз. Бу шулай ук туклануга да кагыла. Бигрәк тә ял көннәрендә сәламәт рацион турында кайгыртыгыз. Бу атна белемнәрне арттыру өстендә эшләүчеләргә дә бик уңай булачак.


Сукояр.
Сезне ничек кенә хәлдән тайдырырга тырышсалар да, бирешмәгез. Хисләрегезгә кагылсалар да, тыныч булып калырга кирәк. Финанс хәле яхшырачак. Бу вакыт аралыгында акчалата кертемнәр ясау уңышлы булыр. Шулай да белгеч белән киңәшләшү артык булмас.


Балык.
Уйланган эшләрнең барысын да тормышка ашыра алмасагыз, үзегезне битәрләмәгез. Соңгы вакытта болай да бик күп эшләр башкарылган. Үз күңелегезне үзегез күреп, сюрприз да ясый аласыз. Берәр кая барып ял итәргә яки үзегезгә кирәкле әйбер сатып алырга була.  

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев