Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа елдан соң машина йөртүчеләр автомобиль аптечкасын үзләре тутыра алачак

Машина йөртүчеләр Яңа елдан әзер аптечка сатып алмыйчаклар. Алар автомобиль аптечкасын үзләре комплектлый алачак. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип җиткерә ТАСС.

 

«2021 елның 1 гыйнварыннан машина йөртүчеләргә әзер автомобиль аптечкаларын сатып алу мәҗбүри түгел. Аларны Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгында китерелгән исемлек нигезендә үзләре комплектлый алачак. Шул ук вакытта әлеге датага кадәр җитештерелгән һәм комплектланган аптечкалар аларга кергән медицина эшләнмәләренең яраклылык срогы тәмамланганчы, әмма 2024 елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча, сатыла һәм кулланыла ала», - диелә хәбәрдә.

Министрлыкта даруханәләрне комплектлауга карата таләпләрне үзгәртү кулланучыларда уңайсызлыклар тудырмас, шулай ук аларга кирәкле медицина әйберләрен мөстәкыйль сатып алырга һәм кирәк булган саен, автомобиль аптечкасын тулыландырырга ярдәм итәр, дип ышаналар.

Элегрәк Сәламәтлек саклау министрлыгы аптечканы комплектацияләүгә яңа таләпләрне раслады. Аерым алганда, яңа таләпләр нигезендә кечкенә үлчәмдәге бинтлар, стериль бинтлар һәм бактерицид пластырьлар төшереп калдырыла, шул ук вакытта стериль салфеткалар һәм медицина битлекләре өстәлә. 

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X