Заман сулышы

Яңа елдан сөткә бәяләр арта

Ел башыннан сөткә бәяләр 20 %ка артырга мөмкин. Бу сумның кыйммәте төшү һәм банк кредиты ставкаларының күтәрелүе белән бәйле. Бәяләрнең артачагы турында сөт җитештерүчеләрнең милли союзы (Союзмолоко) җитәкчесе Андрей Даниленко җиткерде. 2015 елның беренче кварталында сөтнең үзкыйммәте 10-20 %ка артырга мөмкин икән. - Сөтнең үзкыйммәте яңа елдан, һичшиксез, артачак. Бу...

Ел башыннан сөткә бәяләр 20 %ка артырга мөмкин. Бу сумның кыйммәте төшү һәм банк кредиты ставкаларының күтәрелүе белән бәйле. Бәяләрнең артачагы турында сөт җитештерүчеләрнең милли союзы (Союзмолоко) җитәкчесе Андрей Даниленко җиткерде.
2015 елның беренче кварталында сөтнең үзкыйммәте 10-20 %ка артырга мөмкин икән.
- Сөтнең үзкыйммәте яңа елдан, һичшиксез, артачак. Бу бәяләрнең үчүенә китерәчәк, - ди Андрей Даниленко. Сөтнең үзкыйммәте артуга сумның кыйммәте төшү турыдан-туры йогынты ясый. Чөнки сөт җитештерүчеләр чит ил әйберләре күп куллана - азык өстәмәләре читтән кертелә, долларга ашлама һәм башка кирәк-ярак сатып ала.
Лениногорск шәһәре кибетләрендә сөтнең бәясе әлегә 30 - 44 сум тора. Кайбер кибетләрдә 50 сумга да бар.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: молоко
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: