Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа эш атнасына йолдызлар ни юрый?

Кучкар. Кайбер талантларыгыз ачылыр вакыт җитте. Килеп ирешкән кызыклы тәкъдимнәрне кабул итеп, шушы талантларыгызны куллансагыз, һичшиксез уңышка ирешерсез. Сөйгәнегез белән бәхәсләшүдән читтәрәк булыгыз.


Үгезбозау.
Хисләр сезне баштан аяк каплыячак. Яратасыз икән – бу хакта әйтегез. Сезнең хисләрегезгә җавап кайтарачакларына өмет бик зур. Бу вакыт аралыгында сак булыгыз. Якын кешегез сезне төп башына утыртып кала ала.

Игезәкләр.
Берничә сорауны берьюлы хәл итәргә кирәк булачак. Авырга туры килсә дә, ялларда ял итәргә тырышыгыз. Ялгызлыкта яки яраткан кешегез белән генә  вакыт үткәрү әйбәт булыр. Шау-шулы компанияләр сезгә бу вакыт аралыгында начар йогынты ясый ала.

Кысла.
Сездән бурычка акча сорасалар, бирергә ашыкмагыз. Бурычны кайтаруны озак көтәргә кирәк булачак. Биш елдан артык бергә булган парлар өчен кыен вакыт килеп җитте. Бу – мөнәсәбәтләрнең ныклыгын сынап карау чоры.

Арыслан.
Балаларыгыз белән горурлана аласыз, ә менә өлкән буынга ярдәм итәргә кирәк булачак. Аларның тормышында җитди катнашыгыз сорала. Эштә үзегезгә өстәмә вазыйфалар алмагыз, көчегез җитмәве бар. Ял көннәрендә өй эшләреннән ял алыгыз.

Кыз
Йолдызлар сезгә күңелегезгә хуш килмәгән кешеләр белән аралашырга киңәш итми. Тирә-ягыгызда сезне яратучы, иң якын кешеләр генә булсын. Сез күз явын алырдай матур һәм нинди генә эшкә алынсагыз да, югарыда булачаксыз. Моннан файдаланып калыгыз.

Үлчәү.
Араларыгыз күптәннән бозылган кеше белән дуслашырга вакыт. Беренче адым ясарга оялмагыз, нәтиҗәсе көткәннән дә яхшырак булачак. Машина йөртүчеләргә юлда саграк булырга кирәк. Ә менә диетада утыручыларга бераз туктап торырга киңәш ителә.

Чаян
Бу вакыт аралыгы бик киеренке булырга тора. Якын кешеләрегез һәм хезмәттәшләрегез белән аңлашылмаучылыклар килеп чыгуы бар. Шунысы бар – кара полосадага алмашка тиздән агы киләчәк. Атна ахырында сезне сюрпризлар, күңелле вакыйгалар көтә.

Укчы
 Акчаны хәзер туздыру түгел, җыю кирәк. Үзегезгә күптән хыялланган әйберегезне алырга рөхсәт итегез. Нинди дә булса кәгазьләргә кул куйганда саграк булыгыз. Шикләнүләр туса, белә торган кешеләр белән киңәшләшегез.  Зур компания белән еракка барып кайту яхшы булачак.

Кәҗәмөгез.
Ял көннәреннән соң эшкә тотыну авыррак булачак. Кичләрен күбрәк ял итәргә тырышыгыз, эшләрне өйгә алып кайтмагыз. Сәламәтлегегезгә игътибарлырак булыгыз. 8 март көнне низаглардан читтә йөрегез, көн сезнең өчен әһәмиятле булачак.

Сукояр.
Эштә хезмәттәшләрегезнең көнчелеге белән очрашырга туры киләчәк, чөнки сезгә уңыш күбрәк елмая. Аларга игьтибар итмәгез. Көндәлек сорауларны хәл итү белән шөгыльләнгез. Мәсәлән, квартирда ремонт башлап җибәрү өчен менә дигән вакыт.

Балык.
Бу вакыт аралыгында кабул ителгән карарлар тормышыгызны бик нык үзгәртәчәк. Проблемаларны үзегезгә хәл итәргә кирәк булыр, читтән ярдәм көтмәгез. Башкаларның көчсезлегенә игътибар итмәгез. Бу кирәкмәгән конфликтлардан читтәрәк булырга ярдәм итәр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев