Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа уку елыннан икенче чит ил теле – мәктәп программасының мәҗбүри фәннәре рәтендә

Яңа уку елыннан икенче чит ил теле беренче мәртәбә мәктәп программасының мәҗбүри фәннәре рәтенә кертелгән. "1 сентябрьдән 5нче сыйныфлар яңа стандарт буенча укуга күчә. Анда икенче чит ил теле мәктәп программасының мәҗбүри элементы буларак теркәлгән", - дип белдергән РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов "Российская газета"га биргән интервьюсында. Министр...

Яңа уку елыннан икенче чит ил теле беренче мәртәбә мәктәп программасының мәҗбүри фәннәре рәтенә кертелгән.
"1 сентябрьдән 5нче сыйныфлар яңа стандарт буенча укуга күчә. Анда икенче чит ил теле мәктәп программасының мәҗбүри элементы буларак теркәлгән", - дип белдергән РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов "Российская газета"га биргән интервьюсында. Министр искәртеп узганча, мәктәпләргә күчеш чоры каралган, чөнки әлегә барлык төбәкләр дә бу төр үзгәрешләргә әзер түгел.
"Гомумән алганда, чит ил телләре мәктәп программасында лаеклы урын алып тора. Бу - аралашу чарасы булудан тыш, баланың хәтер һәм акыл үсеше чарасы да", - дип саный Дмитрий Ливанов. Аның сүзләренә караганда, Россия империясендә борынгы грек һәм латин телләре бала үсешенә уңай йогынты ясаганга өйрәтелгән. "Без дә шулай дип саныйбыз. Әмма проблема шунда ки: төбәкләрнең нәрсәдә дә булса экономияләү теләге бар", - дигән министр.
Искәртеп үтик: 1 сентябрьдән Россиядә 5-9нчы сыйныфлар өчен федераль дәүләт белем бирү стандартының беренчесе үз көченә керә. Анда беренче мәртәбә икенче чит ил теленең статусы билгеләнгән: ул "филология" өлкәсендәге мәҗбүри фәннәр рәтенә кертелгән.
"Татар-информ" МА алдан хәбәр иткәнчә, быел Татарстанның 6 мәктәбендә кытай телен укыта башлаячаклар. Бу хакта 21 август көнне Бөгелмә каласында уздырылган фән һәм мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белдергән иде. Әлегә бу тел эксперимент рәвешендә укытылачак. Кытай телен, аерым алганда, Саба районының сәләтле балаларына белем бирү, Бөгелмәнең Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернаты, Казан шәһәре Вахитов районының 1 нче номерлы татар гимназиясе һәм 18 нче номерлы мәктәбе, Идел буе районының 6 нчы номерлы гимназиясе һәм Идел буе районының 35 нче номерлы гимназиясендә белем алучы укучыларга өйрәтәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иностранный язык в школах