Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Якташыбыз Римма Заһидуллина шатлыклары, уңышлары белән уртаклаша

Тамырлары белән безнең районнан булган, хәзерге вакытта бөтен барлыгы белән мәдәният-сәнгать дөньясына чумган Лениногорск кызы – Римма Заһидуллина күптән түгел безнең белән яңа шатлыгы белән уртаклашты.


Артист кеше өчен һәр алынган урын, һәр яуланган үр – искиткеч зур шатлык. Римманың әти-әнисе Мөэмин-Каратайдан. Римма Наил кызы Төмән өлкәсе Нижневартовскида туа, 1994 елда гаиләләре белән Лениногорскига кайтып төпләнәләр. Римма 11нче гимназиядә укый, аннан ул чактагы педучилищены (хәзер музыка рәсем сәнгате педагогия колледжы) тәмамлый. Казан дәүләт мәдәният-сәнгать университетында белем ала. Ул 2008 елда университеттан эстрада артисты белгечлеге алып чыга.

2014 елда кияүгә чыга. Ире Айдар – Әлмәтнеке. Театрда танышалар. Хәзерге  вакытта ике малай үстерәләр: Даниярга – 5, Динарга 3 яшь. Аның әйтүенчә, декрет ялында озак утырмаган, ире, әниләре, иренең сеңелесе балаларны карашырга ярдәм иткән.

Римма Заһидуллина – күпсанлы республика, Бөтенроссия, халыкара конкурслар лауреаты. “Волжские созвездия” халыкара конкурс-фестиваленнән беренче урын алып кайту шатлыгыннан очып йөргән мәлендә, икенче конкурстан бәхет елмайды. Күптән түгел «Браво артист» халыкара сәнгать премиясе конкурсында җырлап, 1 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булган. Мондый мәртәбәле конкурсларда җиңүендә Лениногорскида ныклы белем биргән укытучыларының өлеше зур дип саный ул.

-    11нче гимназия, педучилище укытучыларына, шулай ук Зөмәрә Шәрәповага, Илсөяр Федюкевичка, Камал театры артисты Нәҗибә Ихсанова, җырчы Салават Фәтхетдиновка зур рәхмәт әйтәсем килә, алар кайчандыр олы юлга бастырдылар, канат куйдылар миңа, зур сәхнәгә юл ачтылар, - ди артист.

Римманың иң яратып уйнаган ролләре – Илгиз Зәйниевның “Амазонка” спектаклендә Зәринә роле. Таҗи Гыйззәтнең “Кыю кызлар” спектаклендә мәдрәсә кызлары сәхнәсе, Равил Сабырның “Тынлыкта гына урын бар” әсәрендә җырлап утыру роле. Алар шактый, барысы да күңеленә үзенчә якын.

 

Розалия Мостафина

Язманы тулысынча "Заман сулышы" газетында укыгыз

Фотолар: Римма Заһидуллина тарафыннан бирелде

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев