Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Якын киләчәктә юкка чыгуы ихтимал булган һөнәрләрне атадылар

Транспорт хезмәткәрләренә, аерым алганда автобус йөртүче яки метро машинистына шундый куркыныч яный.

Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты проректоры Александр Сафонов «Российская газета»га биргән интервьюсында якындагы ун елда нинди һөнәрләрнең юкка чыгарга мөмкин икәнлеге хакында сөйләде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Эксперт фикеренчә, транспорт хезмәткәрләренә, аерым алганда автобус йөртүче яки метро машинистына шундый куркыныч яный.

«Инде бүген үк күп кенә илләрдә автопилот системасын сыныйлар. Әйтик, метроны тулысынча автоматлаштырырга мөмкин, бу очракта анда машинистның кирәге калмаячак. Тепловоз, электровоз, трамвай, троллейбус һәм автобуслар йөртүчеләрне дә шундый язмыш көтә. Әлеге һөнәр вәкилләренә, аларның урынын электроника алган очракта, инде хәзер үк алдагы шөгыльләре турында уйларга кирәк», - диде Сафонов.

Белгеч һава судносы экипажын мисал итеп китерде: әгәр элегрәк ул биш кешедән торса, бүген анда ике хезмәткәр дә җитә, ә тиздән, Сафонов фаразлавынча, самолет белән бер кеше идарә итә алачак.

Эксперт шулай ук хисапчы һөнәренең юкка чыкмаячагын, әмма бик нык үзгәрәчәген искәртте.

Белгеч билгеләп үткәнчә, махсус компьютер программалары хисапчы эшен алыштыра алмаячак, чөнки «финанслар – бик тә шәхси әйбер».

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев