Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар игътибарына: янгын турында хәбәр бирүче җайланма һәр йортта булырга тиеш

Янгынга каршы кагыйдәләр буенча, быел Лениногорск районында төзелә торган һәрбер йортта янгын турында хәбәр бирүче датчик урнаштырылырга тиеш.

Янгын чыгу турында хәбәр итүче кечкенә генә җайланма аз гына төтен исе турында да  кисәтергә сәләтле. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, узган ел  шушы җайланма 600 кешенең,  шул исәптән 245 баланың гомерен саклап калган.  Әлбәттә, күз йөртеп кенә укып үткәндә, бу - кайдадыр, күрмәгән- белмәгән кешеләр турындагы коры саннар гына булып тоеладыр, әмма янгыннан соң кара күмергә әйләнеп калган торак йортлар, беркайчан төзәлмәслек җан ярасы алга әти-әни, фаҗига нәтиҗәсендә гарипләнеп калган кешеләр турында онытырга ярамый.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, күпчелек янгын шәхси йортларда килеп чыга. Аларның сәбәбе-ут белән саксыз эш итү, электр приборларының төзек булмавы һәм җылыткычлар куллану.

2018 елдан башлап пенсионерлар, инвалидлар һәм аз керемле гражданнар яшәгән  йортларга социаль ярдәм кысаларында  янгын хәбәрчеләре куела башлады. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр иткәнчә,  агымдагы елның 1 нче мартыннан башлап мондый җайланмалар һәрбер төзелә торган йортта урнаштырылырга тиеш. Бүгенге көндә  янгынга каршы режим кагыйдәләрендәге яңа үзгәрешләрне раслау  процедурасы бара. Әлеге  үзгәрешләр  эксплуатациядә булган торак йортларның ничә катлы булуына карамастан, аларга  янгын  турында хәбәр итүче  җайланма  урнаштыру мәҗбүри  булачагы турында сөйли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев