Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ярминкәгә эш эзләп килүчеләрнең бик азы гына эш тапты

19 нчы март көнне Лениногорск Мәшгульлек үзәге Лениногорск политехник колледжы базасында чираттагы эш урыннары ярминкәсе үткәрде.

 

Ярминкәдә 7 эш бирүче катнашты. Вакансияләр төрле предприятие-оешмаларга кирәк иде: Лениногорск политехник колледжы, Лениногорск үзәк район хастаханәсе, “Торос молоко”, “Молоко плюс”, ТМНУ, Лениногорск тимер-бетон җайланмалары заводы, “Тандер” җәмгыятьләреннән эш бирүчеләр килде.

Эш эзләүчеләргә 63 вакансия тәкъдим ителде: табиб, шәфкать туташы, слесарь, эретеп ябыштыручы, электромонтер һ.б.

Вакансияләр ярминкәсендә 47 кеше катнашты, шуның 10 сы эшкә урнашу соравы буенча әңгәмәгә бару өчен юллама алды.

 

Мәшгульлек үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев