Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яшь балаларга тагын «Путин акчасы» биреләчәк

3 - 7 яшьлек балалары булган гаиләләр өчен казанадан 28 млрд акча бүленәчәк, диде Мишустин.

 

Россия Хөкүмәте өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балалар булган гаиләләргә өстәмә рәвештә 28 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирәчәк. Күпбалалы гаиләләргә — алты миллиард.

Бу хакта пәнҗешәмбе көнне Министрлар Кабинеты утырышында премьер-министр Михаил Мишустин хәбәр итте, дип хәбәр итә «Интерфакс».

Ул аңлатканча, беренче категориядә — 2,5 миллионнан артык гаилә, икенчесендә — 600 меңнән артык гаилә яңа түләүләр алачак. Премьер — министр шулай ук илдә өч һәм аннан да күбрәк баласы булган күп балалы гаиләләр саны арта баруын билгеләп үтте.

«Балалы гаиләләргә ярдәм итү алга таба да хөкүмәт эшенең өстен торган бурычларының берсе булып калачак», — дип вәгъдә итте ул.

Моннан тыш, Мишустин Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына Ленинград оборонасында катнашучыларга һәм блокадникларга бер тапкыр бирелә торган финанс түләүләрен мөмкин кадәр тизрәк оештырырга кушты. Бу максатларга дүрт миллиард сум тирәсе акча бүлеп биреләчәк. 75 меңнән артык кеше 50шәр мең сум алачак.

Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин 2022 елдан социаль түләүләрне, шул исәптән ана капиталын, фаразланган инфляцияне түгел, ә факттагы күләмне индексацияләргә тәкъдим иткән иде.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/business/14-10-2021/yash-balalarga-tagyn-putin-akchasy-birel-ch-k-5841091

http://sarman-rt.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X