Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яу кырларында якташларыбыз ятып калды

Керкәле авылында Хәтирә һәм Габдулла Хәйруллиннарның гаиләсендә бер-бер артлы тупылдап торган сау сәламәт өч малай туа:

1924 елда – Рәшит, 1928 – Фәрит, 1932 елда Рәис. Малайлар эшчән, акыллы, тәуфыйклы булып үсәләр.

 Ата-анага ихтирамлы малайлар укуга да бик сәләтле булалар, тик кечкенәләре Рәис кенә бик яшьли, 9 яшендә салкын тидереп, гүр иясе була. Малайлар Шөгер мәктәбенә йөреп укыйлар. Олы уллары 10нчы сыйныфны бик яхшы билгеләренә генә тәмамлап, зур хыяллар, өметләр белән янып йөргәндә, Бөек Ватан сугышы башлана. 1941 елның сентябрендә әтиләрен сугышка озата алар. 

-Елашмагыз! Дошманны тар-мар итеп бик тиз кайтырбыз. Әниегезне карагыз. Булышыгыз, улларым! -диеп киткән Габдулла станковы пулеметчы булып Смоленскида хезмәт итә һәм 1942 елда “Без вести пропал!”дигән хаты килә.

Бу кайгылы хәбәрдән ананың чәчләренә кәфен төсе керә. Шул ук елны авылның әле яңа гына 10нчы сыйныфны тәмамлаган, авылларыннан башка җирне күрмәгән 1924 елгы 18 егеткә фронтка повестка килә. Җанөшеткеч! Бу исемлектә Рәшит Хәйруллин да була. Әле газиз ире өчен күз яшьләре кибеп бетмәгән Хәтирәнең сулкылдап янган йөрәгенә кылыч кадаган кебек була.

1942 елдан алып 1945 елга кадәр Рәшит дәүләт куркынычсызлыгы гаскәрендә хезмәт итә. Сугыш кырыннан әнисенә, туганнарына бик күп хатлар яза. Украинада Җиңүдән соң, Дрогобич шәһәрен азат иткәндә, фашистлар белән иң соңгы бәрелештә, 1945 елның 21 маенда кайту дәрте белән янып йөргән яшь егет батырлача  һәлак була.

Туганнарына кесәсендәге документларын, фоторәсемнәрен кайтарган командиры Рәшитнең әнисенә улының батырлыгы турында – үлгәндә ике генә сүз: “Спасите меня!” дип ялваруы турында сөйләгән.

Яшисе килгән. Үлем ачысы бөтен җанын яндырганда да яшьлекнең яшисе килгән, чөнки ул тормышны үлеп яраткан, табигатьне авылын, авылдашларын сагынып язган хатлары шуның турында сөйли. Рәшитнең әнисе дә баласының үлеменә соңгы сулышына кадәр ышанмаган. Менә кайтыр Рәшит! Менә кайтыр, дип яшәгән. Аңа дип атап какланган казны берсенә дә бирмәгән, үзе үлгәнче саклаган.
    
2009 елда таш келәттән Минәхтәм бабай Зиннуровның сугыш кырыннан язган бер төргәк хатларын табып укыган вакытта, шулар арасыннан туганыбыз Рәшит Хәйруллинның да яу кырыннан килгән хатлары  табылды. Ул хатлар шундый матур тигез итеп язылган, тырыш сәләтле булганы почерктан ук күренеп тора

. Рәшитнең хатларын 2010 елда  Лениногорскида яшәүче 82 яшьлек энесе Фәрит абыйга (хәзер мәрхүм инде) илтеп тапшырдым.Фәрит абый шундый дулкынланып, күзләрен сөртә-сөртә укыды. 

Язма тулысы белән "Заман сулышы"нда басылды

Автор: Люция Закирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев