Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яулык ябып йөрмәгән хатын-кызлар җәннәткә керәме?

Гәүдәнең ачык өлешләрен күрсәтү исламда гөнаһ санала

 

Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин яулык япмаучы хатын-кызлар турында аңлатты. Аннан «Яулык ябып йөрмәгән хатын-кызлар җәннәткә керәме?» дип сораганнар.

«Гаурәт дигән төшенчә бар. Хатын-кызларның билгеле бер урыннардан кала, башка урыннары чит ир-атлардан яшерелгән булырга тиеш. Бары тик йөзе, кул чуклары һәм тубыкларына кадәр аяк бармакларыннан кала. Калган урыннар чит ир-атлар алдында ябык булырга тиеш.

Гәүдәнең ачык өлешләрен күрсәтү исламда гөнаһ санала. Ягъни хатын-кыз әлегә кадәр яулык ябып йөрми икән, көн саен ир-атлар караган саен, инстаграм, тик-ток яки башкалар аша да, тереләй дә, аңа көн саен гөнаһ языла.

Без кешенең җәннәткә керәме, кермиме икәнен хәл итә алмыйбыз. Моны Аллаһ кына хәл итә.

Ләкин гаурәтне капламау гөнаһ диелгән. 

Хәзер матур яулыклар бик күп", — ди хәзрәт. 

Чыганак: Интертат 

Фото: pixabay.com

 http://agryz-rt.ru/news/islam-nuryi/yaulyk-yabyp-yrmgn-khatyn-kyzlar-nntk-kerme

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев