Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"Язмышыма мин рәхмәтле" ("Лениногорскнефть" идарәсе начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов юбилеен билгеләп үтә)

-    Язмышыма мин рәхмәтле, - ди “Лениногорскнефть” идарәсе начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов. – Еш кына бер сорауны ишетәм: “Әгәр тормышны яңа баштан башлап булса, ничек үткәрер идегез?”. Бер дә икеләнмичә, нәкъ шул тормышны дәвам итәр идем дип җавап бирәм.

 

Һөнәр сайлау

Ышанычлы, максатчан адымнар белән, өлкән буын тәҗрибәсенә таянып, тулысынча яшьләргә ышанып, тормышны дәвам итә. Менә 70 ел  гомер дәверендә бар нәрсәне намус белән һәм килештереп эшләргә күнеккән ул. 
-    Бала чакта авыл янәшәсендә нефть эзләү эшләре бара. Мин ул чакта беренче класста укыйм. Бу эш миңа шундый серле, кызыклы булып тоелган иде. Тирән җир катламы астында нефть күле бар дип күзаллый идем. Нефтьче булып китүемдә туганыбызның үрнәге дә йогынты ясагандыр дип уйлыйм. Ул институт тәмамлап, 1952 елда “Татнефть”кә эшкә керде. Нефтьче һөнәрен сайлау алда барасы юлны билгеләп куйды. Институт, хәрби кафедра (анда лейтенант исеме ала), армия сафлары – барысы да тормыш мәктәбе булды. Аннан хезмәт эшчәнлеге башланды. “Татнефть” минем өчен шулкадәр якын булыр дип уйламаган да идем, без ярты гасырдан артык бергә. Армиядән кайткач,  «Сулеевнефть» идарәсенә нефть һәм газ табу операторы булып эшкә килдем. Дипломлы нефтьчегә беренче көнне үк кулга көрәк тоттырдылар да казырга җибәрделәр. Без – авыл балалары, төрле эшкә күнеккән, эшләп үстек.

Авырлыклар, уңышлар
-    Нефть промышленосте беркайчан да җиңел булмады. Бүгенге көндә система камилләшкән, бөтенләй башка төр технологияләр. Яңа технологияләр нефтьче хезмәтен җиңеләйтә. Уңышларга килгәндә, биредә төп рольне гаилә уйный. Өйдә, гаиләдә бар да яхшы булса, эшкә күбрәк көч бирелә. Шулай ук  эшчәнлегеңнән канәгатьлек хисе алу да  мөһим фактор. 

Кешелек сыйфатлары
-    Иң кыйммәтле сыйфатлар – әдәплелек, хезмәткә намуслы караш. Җитәкчегә дә әлеге сыйфатлар иң кирәклесе. Үз кешеләреңне, эшчеләреңне тыңлый белергә, алар белән сөйләшә белергә кирәк, кимсетергә ярамый. Үзара йогынты ясау ноктасын таба белеп, эшли белик.

Юлия Могила

Сергей Трусов һәм Иван Ткаченко фотолары

Тулысынча "Заман сулышы" газетында укыгыз


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев