Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Йолдызлар яңа эш атнасына нәрсә вәгъдә итә

КУЧКАР (21.03-20.04) бу атнада бөтен көчләрен якыннарына багышлаячак. Әлбәттә, якыннарга булышу кирәк. Читтә калып булмый. Ял көннәрендә дөньягызны онытып ял итегез. Киеренкелектән котылырсыз. Балалар сезнең өчен беренче урында.

 

ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларның игътибары эштә генә булыр, мөгаен. Матди һәм рухи яктан канәгатьләнү хисе алу өчен тырыш, яхшы мәгънәсендә үҗәт булырга тиешсез. Бу көннәрдә күченү, мебель күчерү кебек эшләр белән мавыгу киңәш ителми. Үзегезне иҗат ягыннан көчле итеп тоярсыз.

ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләргә сак булырга киңәш ителә, чөнки кемнеңдер начар йогынтысына эләгергә мөмкинсез. Алдатмагыз. Имеш-мимешләр һәм астыртын эш-гамәлләрдән кабынып китмәгез. Дошманнарыгызны тыныч кына фаш итегез. Әлбәттә, сабырлык сорала.

КЫСЛА (22.06-22.07) лар атнаның беренче яртысында матур гына хис-тойгылар кичерерләр. Дусларыгызның ярдәме кирәк буласына әзер торыгыз. Озакламый язмышыгызның бик яхшы якларына өметләнә аласыз. Шатлык-куанычтан башыгыз гына әйләнмәсен.

АРЫСЛАН (23.07-22.08)нарны романтик рухтагы атна көтә. Хәләлегез белән мөнәсәбәтләр моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә җылыначак. Элекке тавыш-гаугаларны ямьсез бер төш кебек кенә искә төшерәчәксез. Кыскасы, үзегезне чиктән тыш бәхетле итеп тоячаксыз. Барысы да сезнең кулыгызда.

 КЫЗ (23.08-22.09)ларның көтелмәгән чыгымнары булырга мөмкин. Моңа фәлсәфи карарга тырышыгыз. Тиздән язмышыгызның тагын да күбрәк акча эшләү мөмкинлеге бүләк итәсен белеп тынычланыгыз. Якыннар, туганнар белән мөнәсәбәтләрне боза күрмәгез.

ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10) ләрнең гаилә мәсьәләләре алгы планга чыгарга мөмкин. Ниндидер мәсьәләдә юл куярга туры килер. Хафаланасы юк: озакламый чөкердәшеп кенә яши башлау өчен менә дигән мөмкинлекләр пәйда булачак. Сәламәтлек ягыннан барысы да тәртиптә дип, уйлап ялгышмагыз.

ЧАЯН (24.10-22.11) нарның бу атнада вак-төяктән ачуы чыгарга гына торыр. Мондый кәеф якыннарыгыз белән мөнәсәбәтләргә дә күчәргә мөмкин. Тынычрак булсын өчен, вакытыгызны күбрәк ялгызлыкта үткәрү хәерлерәктер, мөгаен. Сезгә бу сәеррәк тоелыр башта, аннары ияләшерсез.

УКЧЫ (23.11-21.12)ларның гаиләдә тынычлык-татулык хөкем сөрер. Ләззәтләнеп калыгыз шуннан. Тик әлегә кыйммәтле әйберләр алуны кичектереп торыгыз. Бигрәк тә кредитка. Киресенчә, акча җыя башлагыз: ничек итеп саллы гына капитал туплавыгызны тоймый да калачаксыз.

КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләрнең озак вакытлар буе күңел түрләрендә йөргән хыялларын тормышка ашырачак. Бу исә сездә көчле итеп тою хисе барлыкка килүгә сәбәп булыр. Әлбәттә, мондый кәеф-рухның гаиләгезгә дә уңай тәэсире булачак. Атна ахырында эшкә бәйле бер сәфәр көтелә кебек.

СУКОЯР (19.01-18.02) ларның ял итәргә вакытлары юк. Эш тә, планнар да муеннан. Ләкин акча мәсьәләсендә игътибарлырак булыгыз: алдарлар килеп чыгып, сезне ялганларга мөмкиннәр. Моңа күңелегез төшмәсен, бары сездән игътибарлык һәм сакчыллык таләп ителә.

БАЛЫК (21.02-20.03) ларга ял көннәрендә кызыклы тәкъдимнәр ясарлар. Тик менә эштә җитәкчегез генә үзегезгә кырынрак карыйдыр кебек. Борчылмагыз: бик тиздән алыштыргысыз хезмәткәр булуыгызны аңлап, алга таба үзегезгә җил-яңгыр тидермәячәк ул. Сәламәтлек турында кайгыртыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев