Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Йолдызнамә: Кучкар - шәхси тормыш, муллык дәрәҗәсе яхшы

Кучкар. Бу атнада эшләрне тәвәккәлләп башкару сорала. Аларны озакка сузмагыз. Дүшәмбедән үк үз-үзегезгә ышанып эшкә керешегез. Шәхси тормыш та, муллык дәрәҗәсе дә яхшы якка үзгәрәчәк. Хәтта тормышка булган карашыгызны да үзгәртергә кирәк булачак.


Үгезбозау.
Бу вакыт аралыгында сезнең мәшәкать өстендә мәшәкать. Моннан тыш, артык кыюсыз булу да хәлне кыенлаштырачак, чөнки алдыгызда торган бурыч җиңелләрдән түгел.  Карьера һәм югары социаль статус яки ныклы гаиләме? Интуициягез дөрес җавапны сайларга ярдәм итәр.

Игезәкләр.
Бу атнада игезәкләргә белемнәрен арттыру һәм һөнәри яктан үсүгә игътибарны арттырырга кирәк булыр. Финанс сорауларын хәл итү дә комачауламас. Бу мәсьәләне үзегез чишәргә тырышыгыз. Әгәр инде берни дә килеп чыкмаса, якын дусларга, туганнарга мөрәҗәгать итегез.

Кысла.
Кыслалар шәһәр шау-шуыннан туйганнар һәм тирә-яктагылар белән аралашуны чикләргә тырышачаклар. Курыкмагыз, бу сезгә тиешле вакытта тиешле урында булырга комачау итмичәк. Гаиләгез һәм дуслар белән аралашу кыш ахырында сезгә тирән канәгатьлек алып киләчәк.

Арыслан.
Шәхси фронтта уңыш көтә. Ниһаять сез чын мәхәббәтнең нәрсә аңлатканын тулаем аңларсыз. Атнаның икенче яртысында финанс кыенлыклары да юкка чыгачак. Ләкин шәхси тормыш бик үк тыныч түгел, гармония белән аңлашылмаучылыклар бер-берсен алмаштырып торачак.

Кыз
Бу атнаның күп вакыты йорт мәшәкатьләре белән узачак. Шуңа да карамастан, бер-ике көн вакытыгызны ял итү өчен дә кызганмагыз. Атна ахырында игътибарны дуларыгыз белән аралашуга юнәлтегез. Яраткан шөгыль яхшы хис итүдә ярдәм итәчәк.

Үлчәү.
Дүшәмбедән тулы айга кадәр сезнең һәр яктан да эшләрегез уңышлы барачак. Тормышыгызны яхшыга үзгәртү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз.  Һөнәри өлкәдә үсеш көтелә, финанс мәсьәләләре дә сезнең өчен уңай хәл ителәчәк.  Сәламәтлеккә  игътибар итегез.


Чаян
Эштә дә, өйдә дә мәшәкатьләр буа буарлык. Моннан тыш, артык ялкаулыкка бирелгән хезмәттәшләрне уятыр өчен, сезгә хаким итүче ролен бирүләре бар. Әмма артык мавыкмагыз, аеруча атнаның икенче яртысында. Дипломатик караш белән эш итегез.


Укчы
Бу атнада уңыш елмаячак, аны кулдан ычкындырмагыз. Сезнең сәләтегезне “кирәкле” кешеләре күреп алачак һәм бик отышлы проект тәкъдим итәчәкләр. Моннан тыш шәхси тормышта да бәхеткә ия булачаксыз. Өлгерлек күрсәтсәгез, кесәгезне дә калынайта алырсыз.

Кәҗәмөгез.
Бу атнада сезгә бер дә ялкауланырга ярамый. Эш сөючәнлек үз җимешләрен бирәчәк. Акчагызны юкка-барга әрәм итмәгез, яз башында алар сезгә кирәк булачак. Ял көннәрендә теләсә нинди сәбәпләр аркасында борчылмагыз.

Сукояр.
Йолдызлар атна башыннан ук сезнең алда катлаулы мәсьәләләр куячак. Шул рәвешле җәмгыятьнең игътибарын һәм хәтта сезгә табынучылар барын да  тоя алырсыз. Гаилә һәм дуслар белән аралашу күп уңай кичерешләр китерәчәк.


Балык.
Дүшәмбедән бераз “күләгәдә булырга” кирәк булыр. Беркемгә дә берни дә сөйләмәгез. Үз-үзегезне болай тоту кирәкмәгән аңлашылмаучылыклар, конфликтлы ситуацияләрдән саклап калыр. Бу вакыт аралыгында сәламәтлеккә дә  аерым игътибар бирегез, дөрес туклану хәзер сезгә бик тә кирәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев