Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Йорт тирәсен елан басты, аннан ничек котылырга?

Йорт тирәбездә тузбаш һәм кара елан күренә башлады. Бакчага чыгарга да куркабыз

Алардан берәр ничек котылу юлы юк микән?

З. Дәүлиева, Мамадыш

Әлеге сорауга зоолог Лариса Идрисова җавап бирде:

–Тузбаш еланының кешегә зыяны юк, ул чакмый. Ә менә кара елан чагарга мөмкин. Әмма үзен кагылмасаң, анысы да тими. Кара елан “кызыл китап”ка да кертелгән. Аны үтерергә ярамый. Бу еланны Биектау, Балык Бистәсе, Яшел Үзән, Әлмәт районнарында еш очратып була. Кайбыч һәм Чүпрәле районнарында кара елан бөтенләй юк. Чүл кара еланы бары тик Спас районында очрый. Аларның йортларга ияләшүе, хәзер халыкның печән чапмавы белән дә бәйле. Ташландык бакчалар да күбәйде. Еланнар шуңа да кешеләр янына якыная.

Еланнан котылу өчен түбәндәгеләрне эшләп карарга була:

– Елан ияләшмәсен өчен караңгы, салкын урыннарны яхшылап бикләп куегыз;

– Тычканнарны куркыта торган җайланмалардан еланнар да курка. Өй тирәсенә шуны куеп карагыз;

– Бакчагызны гел җыештырырга, үләннәрне чабып торырга тырышыгыз;

– Елан тавыштан курка. Шуңа да өй тирәсенә, бакчагызга гел тавыш биреп тора торган берәр җайланма элергә кирәк;

– Алар керосиннны яратмый. Аны су белән кушып бакча буйлап сибегез.

– Песи, керпе булса, еланнар кими, әмма токымлы мәчеләр еланга каршы тора алмый;

– Еланнар сарымсак яратмый. Бакчагызга аны күбрәк утыртыгыз.

Гөлгенә Шиһапова

Ватаным Татарстан

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X