Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Йөрәк яшь бит әле

Шушы көннәрдә "Лениногорскгаз" идарәсе начальнигы Әнәс Вәлиев үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. Әнәс Кавыевичның тормыш юлы һәм хезмәт биографиясе туып-үскән ягы, нефть төбәге - Лениногорск шәһәре белән бәйле. Мәктәп еллары 8 нче мәктәптә үтсә, Лениногорск нефть техникумында ул техник-электромонтер, Мәскәүнең Губкин исемендәге нефть һәм газ институтында тау инженеры, Саратов...

Шушы көннәрдә "Лениногорскгаз" идарәсе начальнигы Әнәс Вәлиев үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк.


Әнәс Кавыевичның тормыш юлы һәм хезмәт биографиясе туып-үскән ягы, нефть төбәге - Лениногорск шәһәре белән бәйле. Мәктәп еллары 8 нче мәктәптә үтсә, Лениногорск нефть техникумында ул техник-электромонтер, Мәскәүнең Губкин исемендәге нефть һәм газ институтында тау инженеры, Саратов политехник институтында политолог белгечлеге ала һәм 1971 елда, ул вакыттагы УПНП и КРС, хәзерге "Татнефть-ЛениногорскРемСервис" җәмгыятендә эшли башлый. Монда аны нефть техникумы практиканты булып эшләп йөргәндә үк күреп алган булалар.
КПСС шәһәр комитетының беренче секретаре, промышленность һәм транспорт бүлеге мөдире, хакимият башлыгының беренче урынбасары булып эшләргә дә туры килә аңа. Сынатмый. Инде менә 17 ел газчылар коллективы белән идарә итә. Идарәдә ирешкән уңышларының сере гади: Әнәс Кавыевич кыю планнарын тормышка ашыра белүче, зур потенциалы булган, теләсә кем белән уртак тел таба белүче җитәкче.
Ветераннарга хөрмәте зур, әтисе белән, чын мәгънәсендә, горурлана ул. 9 Май - аның өчен иң кадерле һәм дулкынландыргыч бәйрәм. Предприятиенең исән калган бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны Андрей Курушкинны бервакытта да онытмый, өенә барып бәйрәм белән котлый, хуҗалыктагы вак-төяк эшләрне дә, башкаларын да эшләргә ярдәм итеп тора.
Балалар йорты сабыйлары, чаңгыда ике төр ярыш һәм трамплиннан сикерү буенча балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе шәкертләре дә аның игътибарыннан читтә калмый. Аларның проблемаларын, борчу-мәшәкатьләрен үзенекедәй кабул итеп, һәрвакыт чишелешен табарга тырыша, мөмкин булганча ярдәм итә. Һәркем аны шул ягы өчен аеруча хөрмәт итә.
Газчы эше һәрвакыт игътибарлы һәм уяу булуны сорый. Әнәс Кавыевич өчен бу таләпләр икеләтә артык. Авария булган урынга шәхсән үзенең чыгуын, ял көннәрендә дә эштә булырга туры килүен өйдәгеләр аңлап, тиешенчә кабул итә. Башкача булырга мөмкин дә түгел. Газ җиһазларының төзек булуы, һәр йортка "зәңгәр ягулык"ның өзлексез бирелеп торуы коллектив алдында торган төп бурыч-максатларның берсе дип саный.
Геофизика поселогында яшәүче сайлаучыларның үз кешесе ул. Тугыз ел рәттән инде әлеге сайлау округының алыштыргысыз депутаты булып кала бирә. Кешеләр өчен иң әһәмиятле сорауларны чишүдә кулыннан килгәнчә ярдәм итә.
18 ел дәвамында чаңгыда ике төр ярыш һәм трамплиннан сикерү буенча Татарстан Республикасы федерациясен җитәкли. Эшенең горурланырлык нәтиҗәләре дә бар. "Олимпия резервы" спорт мәктәбе шәкерте Иван Панинның уңышлары - моның ачык дәлиле. Олимпиадаларда катнашып, җиңү яулавы белән ул Әнәс Вәлиевкә дә рәхмәтле.
Тормыш иптәше Зөһрә Вәкил кызы белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Алар үз гаиләләрен корып, үзләре дә әти-әни булган. Оныклары Лия белән Ян Әнәс Кавыевич һәм Зөһрә Вәкилевнаның да уртак шатлыгы. Кызы Гүзәл белән улы Юныс әтиләренең һөнәрен сайлаган. Бүген алар икесе дә үз язмышларын газ тармагы белән бәйләп, "Лениногорскгаз" идарәсендә эшлиләр.
«Пируэт» балалар бию коллективы турында кайгыртырга да вакыт таба Әнәс Кавыевич. Коллектив «Газпром» җәмгыяте фестивальләре һәм «Татнефть» җәмгыятенең «Сандугач сайрар илем» фестиваленең күпсанлы җиңүчесе. Бүген аның оныгы Лия шулай ук әлеге иҗат коллективында шөгыльләнә.
Гаиләсенә Әнәс Кавыевич яраткан ир, әти, бабай, коллективы һәм хезмәткәрләре өчен һәрчак кайгыртып торучы, авыр вакытта ярдәменнән ташламаучы җитәкче. Аның уңышларын күп санлы Мактау грамоталары раслый. Ул ВЛКСМ, КПСС грамоталары, сугыш ветераннарының Бөтенроссия җәмәгатьчелек оешмасы Президенты, "Таттрансгаз" һәм "Газпром" җәмгыятьләре, РФ Промышленность һәм энергетика министрлыгының рәхмәт хатлары һәм башка күпсанлы дәрәҗәле бүләкләр иясе, «Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгының атказанган хезмәткәре».
Без Әнәс Кавыевичны тиктормас, бик актив, үзе белән бергә, башкаларны да бер минут эшсез тотмый торган җитәкче дип беләбез. Бер карыйсың, ул портфелен күтәреп мэриядә йөри, икенче карыйсың, эшчеләр арасында, шул ук минутта спортчылар янына да барып җиткән. Ел әйләнәсендә аның редакциягә кереп чыкмаган атнасы юк. Дүшәмбе көнне кермәсә - без аны юксына башлыйбыз. Газет редакцияләре, телевидение белән тыгыз элемтәдә торып, вакытлы матбугатның кирәклеген аңлап эшләүче бердәнбер җитәкче ул.
«Заман сулышы» газеты редакциясе коллективы, юбилеегыз белән котлап, Әнәс Кавыевич, сезгә сәламәтлек, энергиягезнең бүгенгедәй ташып торуын, эшегездә уңышлар тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юбилей