Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Юбилейный” бассейнында шөгыльләнүче малайлар һәм кызлар Баулыда матч очрашуларында булып кайтты

Лениногорскиның яшь спортчылары бәйрәм көннәрендә күп төрле ярыш-бәйгеләрдә катнаштылар.

Бәйгеләр спорт мәктәпләренең үзендә дә, районара да, республика буенча да уза. “Юбилейный” бассейнында шөгыльләнүче малайлар һәм кызлар Баулыда матч очрашуларында булып кайттылар. Әлеге ярышларда Лениногорск һәм Баулы йөзүчеләре генә көч сынашса да, бәйгенең максаты гадиләрдән түгел иде: спортчыларга ирекле стильдә йөзеп 400 һәм 800 метр араны узу бурычы куелды. Билгеле , дистанциянең озынлыгы йөзүче балаларның  ничә яшьтә булуларына карап билгеләнде. Бу бәйге спортчыларның сезон азагына нинди нәтиҗәләр һәм уңышлар белән килүен ачыклау, үзләренең шәхси нәтиҗәләренең ни дәрәҗәдә  алга китешен белү өчен дә бер сынау сыман булды.

Лениногорск йөзүчеләре матч очрашуларында бик уңышлы чыгыш ясадылар, медальләр җыелмасына алтын өстәүчеләр дә бар: Раил Сафин, Настя Артемьева, Эльвира Хәсәнова ярышларның җиңүчеләре булдылар.

 Артур Шәйхетдинов, Артур Петров, Юлия Бабенкова, Елизавета Шуманева, Иван Терентьев Роберт Харасов – бәйгенең көмеш призерлары.

 Лиана Шәйхетдинова, Аделина Шиһапова һәм Роберт Шәмсуллин бронза призга ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Юбилейный” бассейнында шөгыльләнүче малайлар һәм кызлар Баулыда матч очрашуларында булып кайтты