Югалган егетнең мәетен урманда тапканнар
Хәзерге вакытта үлемнең сәбәбен ачыклау эшләре бара.
Татарстанда Шәмәрдән бистәсе янындагы урманда 20 яшьлек егетнең мәетен тапканнар. Ул 20 октябрьдә өйдән чыгып китеп югалган иде. Социаль челтәрләр кулланучылар язганча, имештер, авылда кулына мылтык тотканын күргәннәр.
Хәзерге вакытта үлемнең сәбәбе ачыклана.
Егетне әтисе эзләгән булган. Ул малаеның Сабада өйдән чыгып китүе һәм югалуы хакында хәбәр иткән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев