Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Югалган йөзек табылса...

Сезне үзгәрешләр көтә, димәк! Нинди икәнен беләсегез киләме?

 Табарга өметегезне өзгән, югалган йөзегегез табылды икән, искиткеч көчле кичерешләргә әзер булыгыз. Сезне мәхәббәт дулкыннары күмеп китәчәк. Халык сынамышлары сезгә күңелле туй, гаилә кору вәгъдә итә. Төштә йөзек күрү дә – мәхәббәткә. Өстәлдән, кәрзиннән алма тәгәрәп төшеп китте икән, шулай ук романтик маҗараларга әзер булыгыз.

Юлда табылган ат дагасы да уңыш, акча гына түгел, яңа хис-тойгылар да вәгъдә итә. Исләргә игътибар итәсезме? Эссе җәй көнендә сезгә Яңа елны хәтерләткән ылыс, мандариннар исе тоелып киткәне бармы? Яисә дару исләре килергә тиешле даруханәдә сез шоколад исе тойдыгыз?

Кыш көнендә җәйге чәчәкләр исе чагылып китте? Язмыш сезгә мәхәббәт киләчәге хакында хәбәр бирә! Хуш исләрдә сөюнең елның нинди мизгелендә киләчәгенә ишарә бар...

Фото: pixabay.com


 http://atnya-rt.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев