Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Югары уку йортларында битлекләр кию яңа уку елында мәҗбүри булачак

Бу хакта 31 июльдә Россиянең фән һәм югары белем министры Валерий Фальков белдерде.

Экспертлар чит шәһәр укучыларының мегаполисларына кайтуы сәбәпле, авыручылар саны 20%ка артуын фаразлый. "Бу уку процессын яңа коронавирус инфекциясен профилактикалау кагыйдәләрен үтәп оештырырга мөмкинлек бирәчәк", - дип аның сүзләрен китерә Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

Коронавируска антитәнчекләр булуы расланган студентлар һәм укытучылар дәресләргә битлексез йөри ала, әмма моның өчен тиешле белешмә кирәк.

Лекцияләр укыганда укытучылар битлекләрдән файдаланмаска мөмкин. Билгеләп үтелгәнчә, студентларны һәм укытучыларны саклану чаралары белән университетлар тәэмин итәргә тиеш.

Шулай ук, яңа уку елында югары уку йортларында температураны үлчәү мәҗбүри булачак, ә аудиторияләрдә һаваның даими дезинфекциясен тәэмин итә торган махсус приборлар барлыкка киләчәк.


 http://yashel-uzan.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев