Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Югары уку йортына бюджетка керү өчен БДИ баллы кимеде

Россиядә 10 ел эчендә беренче тапкыр югары уку йортларына керү өчен Бердәм дәүләт имтиханының уртача баллары кимеде.

Бу бакалавриатка да, көндезге формадагы специалитетка да кагыла.

2021 елда Россия югары уку йортларына кабул итү сыйфаты мониторингы буенча, уртача керү баллы 0,5 кә кимеде һәм 70,3 тәшкил итте. Мәскәү һәм Санкт-Петербургны карамасак, күрсәткеч 67,5 дән 66,9 га кадәр төшкән. Бу хакта «Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшеренү университеты мәгълүматларына сылтама белән РБК хәбәр итә.

Башкалаларда исә югары уку йортына керү баллары элеккечә арта. Мәскәүдә алар 80,7 (+0,4) булган, ә Петербургта һәм өлкәдә 80,2 (+0,7), диелә хәбәрдә.

 

https://tatar-inform.tatar/news/science/11-01-2022/so-gy-un-elda-berenche-tapkyr-yugary-uku-yortyna-byudzhetka-ker-chen-bdi-bally-kimede-5846935

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев