Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

ЮХИДИ уздырган рейд нәтиҗәләре ни сөйли?

Лениногорскида юл-патруль пост хезмәткәрләре рейд уздырды.

Исерек хәлдә транспорт белән идарә итүчеләрне ачыклау максатыннан оештырылган рейд шәһәр урамнарында үтте.

37 транспорт чарасы тикшерелгән. Салмыш хәлдә рульгә утырган шоферга карата бер беркетмә төзелгән, тагын бер беркетмә идарә итү хокукы булмаган килеш транспорт йөртергә утырган шоферга карата төзелгән.

Пассажирлар ташучы шәхси йөртүче дә ЮХИДи хезмәткәрләре күз уңына "эләккән". Медицина учреждениесендә аның наркотик матдә кулланган хәлдә йөрүе дә ачыкланган. Бу шоферны инде икенче мәртәбә ЮХИДИ тоткарлый. Хәзер аңа җинять эше кузгатачаклар.

Алга таба да рейдлар булачак.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев