Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Юлтимер авылы халкы яңа һәйкәлне зарыгып көтте һәм һәйкәлле дә булдылар (+фотолар)

Юлтимер авылында Бөек Җиңүнең 76 еллыгы икеләтә дулкынландыргыч булды. Җиңү көне алдыннан биредә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга, тыл хезмәтчәннәренә, тол аналарга, сугыш чоры балалары хөрмәтенә яңа һәйкәл ачылды.



Әнә авылның үзәгендә горур рәвештә басып тора ул. Мемориал – авыл халкының яраткан урыны, үткәнне, бүгенгене һәм киләчәкне тоташтырып торучы, тарихны барлаучы изге урыны. Бөек Ватан сугышында катнашып, чит җирләрдә башын салган солдатлар, сугыш елларында тылда тырыш хезмәт куйган авылдашлар, әтисез үскән, балачак еллары булмаган сугыш чоры балалары хөрмәтенә ачылган монумент бүгенге көндә өр-яңадан төзелеп сафка басты. Юлтимер авылы халкы аны үз көчләре белән төзегән.

Яңа һәйкәл авыл клубы янында. Монументны төзү инициаторларының берсе Радик Зиатдинов әйтүенчә, элек авылда һәйкәл булган, тик еллар үтү белән бик тузган хәлгә килгән. “Авыл кешеләре төзелеш эшендә бик актив катнашты. Иртәдән кичкә кадәр эшләдек. Бу һәйкәл озак еллар авылга ямь биреп торсын иде”, - ди Радик Зиатдинов. Ул үзе дә төзелеш эшендә иң күп эшләүчеләрнең берсе. Әлбәттә, мондый зур эшне башкарып чыгу өчен түземлелек тә, җаваплылык та, шулай ук матди ярдәм дә кирәк.

-    Юлтимердә һәйкәлнең тузган хәлгә килүе – безнең нык авырткан урын булды, - дип сөйли Сугышлы авыл җирлеге башлыгы Альбина Зиатдинова. – Җыеннарда берничә мәртәбә әлеге сорау күтәрелде. Авыл депутаты Илнур Минязев белән киңәшләштек, ул абыйсы – Илшатка элемтәгә чыкты. Илшат яңа һәйкәл төзелешенә хәйриячеләр табарга булышты. Шулай итеп, күмәк рәвештә, тиз арада авыл уртасында яңа һәйкәл калыкты, - ди Альбина Петровна.

Мемориалның нигезе бетонда утыра. Һәйкәл үзе кирпечтән төзелгән. Территориясенә керү өчен кечкенә капка ясалган. Территория вак таш белән җәелгән. Һәйкәлнең уң һәм сул ягында Бөек Ватан сугышына киткән 117 авылдашның исеме уеп язылган. Шушы исемлектән һәркем үзенә якын булган фамилияне эзләде, шул исем турысын кулы белән сыпырды, күзләре яшьләнде.

-Бөек Ватан сугышында минем әтием катнашкан. Әтинең тагын ике абыйсы фронтта булган. Берсе яу кырыннан кайта алмаган, икенчесе 1970 елга кадәр яшәде, участковый булып эшләде. Әти 1980 елда вафат булды, - дип сөйли Әбелкарам Вафин.

Һәйкәл ачылу тантанасында РФ Дәүләт Думасы депутаты Равил Хөснуллин, район башлыгы Рәгать Хөсәенов, Юлтимер авылы халкы, кунаклар, мәктәп укучылары катнашты. Тантаналы чара Коръән аятьләре белән башланды.  Рәгать Хөсәенов төзүчеләргә муниципалитетның Рәхмәт хатларын тапшырды. Киләчәктә мемориалның территориясе яшелләнеп тә китәчәк, дип өметләник. Ике яклап яшь чыршы үсентеләре утырттылар.

Киләчәктә дөньялар тыныч, күк йөзенең бүгенгедәй аяз булуын теләп, яшьләр, укучылар һавага ак күгәрченнәр очырдылар.
 

  • 1941 елгы Ватан сугышына Юлтимер авылыннан 186 кеше киткән. Шуның 62се исән-сау әйләнеп кайткан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X