Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Юрий Переведенцев: Табигатьне сакларга кирәк — ул уникаль

Тирә-юньне саклау турында Россия Конституциясенә тәкъдим ителгән төзәтмә кешенең табигатькә тәэсирен киметергә ярдәм итәчәк. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә КФУның Экология һәм табигатьне файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев әйтте.

 

«Мин, әлбәттә берссүзсез риза. Табигатьне сакларга кирәк, ул уникаль һәм төрле йогынтыларга тиз бирешә. Хәзер нәрсә майтарыла бездә? Кеше табигый мохиткә бик көчле йогынты ясый, шуның аркасында океаннар оксидлаша, чөнки анда күп күләмдә парник газлары эләгә», — диде профессор.

Переведенцев әйтүенчә, кеше гаебе белән парник эффекты аркасында һаваның глобаль температурасы ике градуска күтәрелергә мөмкин, ә бу бөтен планета өчен бик начар.

Россия Конституциясенең 114 маддәсенә тәкъдим ителгән төзәтмә буенча, Хөкүмәт гражданнар тормышы һәм тирә-юньгә хуҗалык һәм башка эшчәнлекнең тискәре йогынтысын киметү өчен уңайлы шартлар тудырырга тиеш.

 

 https://tatar-inform.tatar

фото: архив/Михаил Захаров

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев