Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"ЮВТ-24" кыска гына вакыт эчендә аудиториясен арттыруга иреште

Яңа «ЮВТ-24» телепроекты тапшырыла башлаганнан бирле телеканалның аудиториясе 25 процентка артты.

 

Телеканалның колачы да артты.  Бу «Таттелеком» ГАҖнең каналны телевизор караучыларның нинди телевизион тапшырулар карауларын өйрәнгәннән соң ачыкланган.

Аудитория үсеше, тәүлек буенча тайм-слотларны анализлаудан чыгып, 2021 елның февраленнән май аена кадәр билгеләнгән. Бу күрсәткеч тамашачылар тарафыннан телеканал тапшыруларын карау вакыты артты дигән сүз.

Ай саен «Телесмотрение» тикшеренүе Әлмәт һәм Әлмәт районының 3 мең телетамашачысының кайсы каналларга өстенлекбирүләрен өйрәнә. Аның мәгълүматларына караганда, «ЮВТ-24»телеканалына күчүчеләрнең санын исәпкә алучы колачлау да шактый киңәйгән. Февраль аенда Әлмәт тамашачыларының 25% ы әлеге каналны караса, хәзер 30% ка якын.

Тамашачыларны, тәүлек вакыты буенча телеканалны карау графигыннан чыгып, нигездә, аларны яңалыклар кызыксындыруы ачыкланган, әйтергә кирәк көньяк-көнчыгыш белән бер рәттән бөтер республика яңалыклары да, шулай ук көндезге вакытта чыккан «Шәһәр мохите» тапшыруы кызыксындыра. Телетапшырулар карау юуенча телеканалның өлеше төп конкурент белән тигезләнде, ә аның колачы аны узып китте.

«Әлмәт ТВ» телекомпаниясенең базасында «ЮВТ-24» телеканалы барлыкка килү 2021 елның 10 февралендә булды. Шул вакыттан башлап канал «Татмедиа» АҖнең Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Зәй һәм Лениногорск филиалларын берләштереп, Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы мәгълүмат үзәгенә әверелде.

 

https://almetievsk-ru.ru/news/goryachie-novosti/auditoriya-telekanala-yuvt-24-s-momenta-zapuska-uvelichilas-na-25

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев