Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Зәй-Каратайның атаклы мәгърифәтчеләре истәлегенә

Казанда Укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан Зәй-Каратай авылының бөек шәхесләре бертуган Кәбир һәм Фазыл Туйкиннарга багышланган чаралар булып узды, анда Зәй-Каратай мәктәбе коллективы да катнашты.


Татарстан Мәдәният министрлыгы, Татарстанның милли музее,Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) белән берлектә оештырылган  ункөнлек чара “Туйкин көннәре” исеме белән үтте. 

Казанның Татар китабы йортында атаклы мәгърифәтчеләр Кәбир һәм Фазыл Туйкиннар турында күргәзмә белән ачылды. Монда  шәҗәрәләр, фәнни һәм әдәби китаплары, документлар һәм гаилә әгъзаларының шәхси әйберләре, аларның  сакланып калган кулъязмалары, фотолары урын алган иде.

Бу күргәзмәгә безнең мәктәптә эшләп килүче музей җитәкчесе Асия Галиуллина һәм Галия Вәлиева бик күп материаллар, китаплар, төрле елларда басылып чыккан газета-журналлар,фотолар, кулъязма китаплар һәм башка материаллар белән барып катнашып кайттылар.

2023 елда бертуган Туйкиннарның вафат булуына 85 ел тулды. 

Туйкин көннәре кысаларында “Туйкиннарның иҗади һәм педагогик мирасы” түгәрәк өстәл утырышын  Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) директоры Айдар әфәнде Шәйхин алып барды. 

“Зәй-Каратай ягы: тарих һәм хәзерге заман” дип аталган икенче өлешендә авылыбызның мәктәп директоры Ләйсә Әхмәтова, татар теле, әдәбияты укытучысы,мәктәп китапханәчесе Резедә Камалетдинова, мәктәп укучыларыннан Илдан Әхмәтов һәм Гөлчәчәк Әхмәтҗанова чыгыш ясадылар.

Авылдашыбыз Галина Әхмәтҗанова үзенең матур тавышы белән авылыбызның гимнына әверелгән “Зәй-Каратай” җырын бүләк итте.

 Һәр уку елы ахырында мәктәптә яхшы укыган, югары нәтиҗәләргә ирешкән 3 укучыга “Бертуган Туйкиннар” премиясе тапшырыла. Бу да укучылар өчен аерым бер казаныш булып тора. Бу эшләр барысы да матбугат битләрендә чыгып килде.

Шушы зур чарада катнашуыбыз белән без бик шат. Үзебез өчен бик күп яңалык алып кайттык. Мәктәп коллективына Рәхмәт хаты тапшырылуы да куелган хезмәткә югары бәя бирелүе турында сөйли. 

Резедә Камалетдинова, Зәй-Каратай мәктәбе
Язма тулысынча “Заман сулышы” газетында, 27 октябрь санында булачак

Фотолар: мәктәптән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев