Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Закон – һәркем өчен бер

Прокуратура тарафыннан үткәрелгән тикшерү барышында кайбер эш бирүчеләрнең хезмәткәрләреннән акчалата штраф түләтү очраклары ачыкланды. Әлеге гамәлләр законсыз рәвештә башкарыла. Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 192 нче маддәсе нигезендә, тәртип бозган өчен җавапка тартуның кисәтү, шелтә белдерү һәм эштән азат итү кебек төрләре каралган. Хезмәткәр тәртип бозган очракта, эш бирүче аңардан язмача...

Прокуратура тарафыннан үткәрелгән тикшерү барышында кайбер эш бирүчеләрнең хезмәткәрләреннән акчалата штраф түләтү очраклары ачыкланды. Әлеге гамәлләр законсыз рәвештә башкарыла.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 192 нче маддәсе нигезендә, тәртип бозган өчен җавапка тартуның кисәтү, шелтә белдерү һәм эштән азат итү кебек төрләре каралган.
Хезмәткәр тәртип бозган очракта, эш бирүче аңардан язмача аңлатма таләп итәргә тиеш. Җавапка тарту, хезмәткәр тәртип бозганнан соң, бер айдан да соңга калмый башкарыла. Эшченең авырган вакыты, отпускта булган чагы исәпкә алынмый.
Хезмәткәрнең эш хакыннан тотып калу - эш бирүчегә матди зыян салынган очракта гына мөмкин. Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 238 нче маддәсе буенча, чынлыкта булган зыян гына түләнә. Ә эшче файда алмый калган очракта, ул кире кайтарылмый.
Шулай итеп, матди зыян салмаган дисциплинар яисә башка тәртип бозулар өчен эш бирүче тарафыннан штраф салу законсыз булып санала, һәм судта каралырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: закон