Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Заманча китапханә – ул китаплар гына түгел (китапханәләр көне уңаеннан)

27 майда илебездә ел саен Гомумроссия китапханәләр көне билгеләп үтелә.



Бүген китапханәләр мәгърифәт, уку-укыту, мәдәният, мәгълүмат бирү юнәлешендә бик зур эш башкара. Заманча китапханәләр җанлы аралашу, тере әңгәмә кору урынына әйләнеп килә, иҗтимагый үзәк функциясен үти.

Лениногорскиның үзәкләштерелгән китапханәләр системасы 1977 елда оеша һәм районның барлык китапханәләрен берләштерә. Барлыгы аның составына 5 шәһәр һәм 31 авыл китапханәсе керә.

Информацион технологияләр үсеше нәтиҗәсендә китапханәләргә сорау кими дигән фикер дөреслеккә туры килми. Саннарга гына күз салыйк. Узган елда Лениногорскиның үзәкләштерелгән китапханәләр системасы 50 мең кешегә хезмәт күрсәткән, халыкка 1 миллион 130 меңнән артык китап һәм төрле фортматтагы документлар тапшырылган. Уздырылган чаралар тагы да киңрәк колач ала бара. 2019 елда аларның саны 3 мең 700дән артып киткән, аннан алдагы ел белән чагыштырганда бу 30га күбрәк.

“Бүгенге вакытта китапханәләр мәгълүмат үзәге генә булып калмый. Әлбәттә, аларның фондын барлау, баету һәм саклау, халыкны китаплар белән тәэмин итү эше дәвам иттерелә. Шулай ук еллык план буенча бик күптөрле чаралар оештырыла. Аларның юнәлешләре дә төрле – патриотрик тәрбия, сәламәт яшәү рәвеше, һөнәри юнәлеш бирү, эстетика тәрбияләү һәм башкалар. Яңа эш формалары, яңа программалар һәм алымнар өстендә эшлибез,” – ди Лениногорскиның үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ландыш Хәйруллина.

  • Лениногорскиның үзәкләштерелгән китапханәләр системасында барлыгы 98 кеше эшли, шуларның халык белән турыдан туры эшләүчеләре - 81 кеше.
  • Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан аларның барысына да эшләрендә уңышлар, яңа иҗади үрләр, кызыклы идеяләр, планнар һәм рәхмәтле укучылар теләп калабыз.

Тулырак "Заман сулышы" газетында.

Гөлназ Хәйретдинова

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев