Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Занзибар утравыннан бизгәк ияртеп кайтканнар

Татарстанда Танзаниядән бизгәк кертүнең ике очрагы билгеле булды.



8 ноябрьдә коронавирус белән авырып терелгән Казан эшмәкәре, хатыны белән бергә, ноябрь башында яңа ачылган популяр Занзибар утравына бара. Утраудан кайтканнан соң алты көн үткәч, аның хәле начарланып китә: температурасы күтәрелә, хәтта дарулар белән дә төшерә алмыйлар. Ир-ат Республика хастаханәсендә анализлар тапшыра, нәтиҗәләр буенча "тропик малярия" диагнозын куялар. 29 ноябрьдә 44 яшьлек эшмәкәр дәвалау учреждениесендә полиорганик җитешсезлектән үлә: аның барлык органнары да диярлек эшләми башлый.

Шулай ук малярия белән Татарстанның тагын бер кешесе авырый, аны бизнесмен утрауда эләктергән. Сишәмбе, 1 декабрьдә, ир-атны шул ук йогышлы авырулар хастаханәсенә китергәннәр. Аның хәле турында әлегә берни дә билгеле түгел.

Республикада яшәүче ике кеше дә малярия белән сафарига сәяхәттән соң авырый башлаганнар, дип хәбәр ителә. Экстремаль сәяхәт вакытында көчле яңгыр яуган, һәм ял итүчеләр ачык чүлдә кунганнар. Анда черкиләр һөҗүм иткән, ә туристларның саклану чаралары булмаган.

Роспотребнадзор, башка илгә баруны планлаштырган вакытта, аның территориясендәге санитар-эпидемиологик вәзгыять белән танышырга кирәк, дип кисәтә. Моннан тыш, Африка илләренә ялга киткәндә, паразитларга һәм маляриягә каршы препаратлар алырга кирәк һәм барлык кирәкле прививкаларны ясату да мөһим.

Чыганак: tatnews.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев