25 августта иртәнге алтылар тирәсендә янгын сүндерү бүлегенә Зеленая Роща авылында Киров урамы буенча урнашкан мунча яну турында хәбәр килеп ирешә. Янгын 20 квадрат метр мәйданда чыгып, мунча тулысынча янып бетә. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк. Хәзер янгынның сәбәпләрен ачыклау эше бара, дип хәбәр итә янгын сүндерү бүлеге инспекторлары.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз