Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Зеленая Роща китапханәсендә нәниләр өчен китап бәйрәме үткәрделәр

Корней Чуковскийның “Мойдодыр” китабы буенча бәйрәм узды.

 


Зеленая Роща китапханәсендә балалар бакчасыннан килгән нәниләр өчен кызыклы бәйрәм үтте. Корней Чуковскийның “Мойдодыр” китабы буенча кычкырып уку оештырылды.

Мойдодыр ролендә – китапханәче Ольга Мөхәмәтҗанова. Ул рольгә кереп, балалардан сорашып чыкты: барысы да кулларын юалармы? Дөрес итеп юалармы? Хәтта хуш исле сабыннар да бүләк итте.

Китапханә мөдире Әлфия Хафизова балалар белән Мойдодырның яраткан уенын уйнатты. Кыскасы, уйнадылар да, укыдылар да һәм куллар чиста булу – сәламәтлек өчен кирәк икәнен аңладылар нәниләр.

Фотолар: китапханәдән


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленая Роща китапханәсе Мойдодыр