Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Үзәк сайлау комиссиясе рәисе тавыш бирде

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе прописка урыны буенча үз участогына тавыш бирергә килде. Керү юлында ул теркәлү адресын атады, ә аннары аңа шәхси саклану чараларын тәкъдим иттеләр һәм температурасын үлчәделәр. Шуннан соң ул, дистанцияне үтәп, паспортны ачып күрсәтте, бюллетень алды һәм тавыш бирү өчен кабинага юнәлде.

 

«Беренче тапкыр тавыш бирүчеләр өчен бу чыннан да стресс мизгеле. Хәтта минем өчен дә. Күрәсез, барлык саклык чаралары да үтәлгән. Мин мондый участокларны сирәк күрдем — бу рекреация, әмма Роспотребнадзор язган барлык нормаларны да үтиләр», — дип өстәде ул. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә тавыш бирү барышына йогынты ясый алырлык шикаятьләр яки претензияләр юк.

«Бүген әлеге күпкөнлек марафон тәмамланачак, ул бик җаваплы. Эчке эшләр министрлыгы һәм көч ведомстволары хезмәткәрләре хокук тәртибен һәм сайлаучыларның иминлеген тәэмин итә. Сүз дә юк, Роспотребнадзор, Сәламәтлек саклау министрлыгы — хәзер барысы да кешеләрне куркыныч туудан сакларга тырыша», — диде.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев