Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Зөлфәт Зиннуров икенче тапкыр әти булган!

Бүген 8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә "Башваткыч" тапшыруын алып баручы Зөлфәт Зиннуровның гаиләсендә икеләтә бәйрәм: икенче сабыйлары дөньяга килде. Нарасый Казанның 1нче бала тудыру йортында иртәнге 6 cәгать 23 минутта туган. - Аллага шөкер, хатыным Гөлназның да, нәни кызыбызның да хәле яхшы. Баланың авырлыгы - 3570 грамм,...

Бүген 8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә "Башваткыч" тапшыруын алып баручы Зөлфәт Зиннуровның гаиләсендә икеләтә бәйрәм: икенче сабыйлары дөньяга килде. Нарасый Казанның 1нче бала тудыру йортында иртәнге 6 cәгать 23 минутта туган.
- Аллага шөкер, хатыным Гөлназның да, нәни кызыбызның да хәле яхшы. Баланың авырлыгы - 3570 грамм, буе - 53 см, - дип сөенече Intertar.ru хәбәрчесе белән уртаклашты бәхетле әти. Зиннуровлар кызларына нинди исем сайлавын әлегә әйтмәде. Сүз уңаеннан, олы кызлары Зәлиягә 12 октябрьдә 5 яшь тулачак.
Без дә чын күңелдән Зиннуровларны котлыйбыз, гаилә бәхете һәм балаларының сау-сәламәт үсүләрен телибез!
http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев