Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Зоопарктагы хайваннарга ни өчен наркоз кадыйлар?

Тиздән Казан зоопаркының “Замбези елгасы” өлешенә иске биләмәдә урнашкан хайваннарны күчерә башлыйлар. Әлегә бу бәхет барысына да түгел, Африка хайваннарына гына тәтеячәк.

 

Аннары бер айдан, Яңа ел каникулларында, зоопарк ишекләрен ачар дип көтелә.

– Ноябрь аенда күченә башлыйбыз. Яңа зоопаркка беренче чиратта маймыллар, арысланнар, леопардлар, лемурлар, кошларның кайбер төрләре, зебра белән бегемот киләчәк, – ди Казан зоопаркы директоры Фәнис Нурмөхәммәтов.

Әмма аларны яңа урынга күчерү – бер хәл, иң мөһиме, ияләшүләре кирәк. Зоопаркның ветеринария табибы Анастасия Балмакова сүзләренә караганда, күчергәндә кошлардан кала башка хайваннарны вакытлыча йоклатып торалар икән.

– Без аларны наркоз белән йоклатабыз, күченеп беткәч, башка препарат белән уятабыз. Башта маймылларны күчерергә ниятлибез. Алар тиз ияләшә. Кайтканнарына күптән түгел генә әле. Әмма, бер гаилә булгач, күченүләрен сизми дә калалар. Бездә алар унтугызау. Бер ата маймылның әллә ничә хатыны бар, – дип сөйли Анастасия.

Маймыл дигәннән, аларны күргән кайбер кешеләр, табиблар карамый, койрык тирәләре кызарып беткән дип төрле җиргә шикаять язалар икән. Табиблар исә кешеләрнең хайваннар турында белеп бетермәвен әйтә. Бу аларның интим мөнәсәбәтләренә бәйле икән. Без маймылларны ашатып та карадык. Банан, әфлисун, алма белән сыйладык. Маймылларны банан ярата дисәләр дә, безнең зоопаркта алар алманы үз иткән. Ә менә арысланнарны ашатам димә. Бик ерак читлектән дә ырылдашып торалар. Яңа зоопаркта алар үз биләмәләренә чыгачак. Хайваннар яшәгән урыннарга “электр көтүчесе” куелачак.

Бегемотны иң ахырдан күчерәчәкләр. Ул сыярлык махсус читлек кайтартканнар. Шуны кран ярдәмендә күтәреп күчерәчәкләр. Анастасия Балмакова, стресс булмасын өчен, беренче айларда алар янына чит кеше кертмәячәкләрен әйтте.

Зоопаркта яшәүче хайваннарны кышка әзерли башлаганнар инде. Авырмасыннар өчен аксымлы ризык ашаталар. Ерткычларга – ит, балык, ярма, кошларга “тере” азык бирәләр. Маймыллар, кешеләр кебек үк, вирусларга бирешә икән. Шуңа күрә аларга суган, сарымсак ашатырга җыеналар. Кипкән җиләк-җимеш, гөлҗимеш суы, хәтта бал белән дә сыйларга уйлыйлар.
Фәнис Нурмөхәммәтов зоопаркка күчми торуның сәбәпләрен дә аңлатты.

– Җылылык системаларын эшләтеп җибәрдек. Вак-төяк мәшәкатьләр бар иде. Аларны төзәтеп бетердек. Хайваннарны күчерү өчен барлык таләпләр дә үтәлергә тиеш бит. Яңа зоопаркта ис тә булмаячак, кирәкле температураны тотачакбыз. Ул 15 градустан түбән төшмәскә, 23тән артмаска тиеш, – ди директор. – Иске белән яңаны чагыштырып та булмый. Җир белән күк арасы. Элеккеге бина бик искергән иде. Барлык төр хайваннарны сатып алу хәл ителсә дә, филләр проблемалы булды. “ТАИФ” оешмасыннан фил алырга ярдәм итүләрен сорадык. Мондагы хайваннарны асрау өчен акча Татарстан бюджетыннан бирелсә, чит ил җәнлек-җанварларын бары тик иганәчеләр ярдәме белән кайтара алабыз.

Тулырак: Ватаным Татарстан

Гөлгенә Шиһапова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев