Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Зәй-Каратай авылында яңа китап тәкъдим иттеләр

Зәй-Каратай мәдәният йортында, Бөек Ватан сугышы ветераны, шушы авылда туып үсеп сугышка киткән, Бөгелмә шәһәрендә гомер иткән, бүгенгесе көндә инде мәрхүм булган Бостан Бәгыйз улы Газизовның "Сыкрап үткән гомер" исемле китабын тәкъдим итү кичәсе узды.


Бу китапны  ветеранның язып калдырган хатирәләреннән мәгълүмат туплап, оныгы Алсу Газизова нәшер иткән. Аның әйтүенчә, бабасы белән алар бик якын булганнар. “Балачакның, иң күңелле, җылы хатирәләре бабай белән бәйле. Минем исемдә Бөгелмә, Гоголь урамындагы йорт, алмагачларга бай бакча, әби, өйдәге күп кенә төрле газет-журналлар калган. Арифметиканы мәктәпкә кергәнче белә идем, математик гамәлләрне бабай миңа өйрәтте, астрономия белән таныштырды”, - дип сөйли.

Әлеге очрашуга Бостан агайның балалары, оныклары, авылда яшәүче бердәнбер сеңелесе Бибкәй апа килде. Шулай ук “Рухият” рухи яңарыш фондының нәшрият хезмәткәре Рамил Миңнуллин, нәшриятчы Олег Маковский катнашты.

Кичәне оештыру инициативасы – Бостан абыйның энесенең кызы Алсу Агым кызы Гарипованыкы була. Һәм авыл җирлеге бу тәкъдимне хуплый.

Китап узган ел нәшер ителгән. Бостан аганың авылдашлары китап белән танышырга өлгергән. Кичәдә авыл тарихын өйрәнүче Җәүдәт Хәлимов, шулай ук башкалар фикерләре белән уртаклашты. Алар барысы да китапның гади телдә, халыкчан язылуын искәртте. Китапны укып чыккач, Совет халкының сугышка кадәрге, сугыш елларында, аннан соңгы авыр, михнәтле  тормышы чагыла, “Сыкрап үткән гомер” дип ни өчен шулай  исемләнүен укып чыккач кына аңлыйсың, диделәр. Үзе турында язса да, байтак гади халыкның тормышын тасвирлаган ул бу китабында.

Әлеге китап Зәй-Каратай авылының кадерле ядкаре булып торыр. Киләчәк буын өчен кадерле истәлек булып, буыннан-буынга тапшырылыр. Кичә җыр-моң белән үрелеп барды, авыл артистлары һәркемгә күңелле кәеф бүләк итте. Авыл җирлеге башлыгы Миләүшә Идиятова әлеге кичәнең сценарий авторы һәм алып баручысы да булды.

 

Тәкъдим итү кичәсе турында тулырак  "Заман сулышы" газетының җомга санында укыгыз

Фотолар: авыл җирлегеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев