Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Зәй-Каратайда яшәүче Гәрәй Ямаев - янгын сагында озак еллар эшләп чыккан ветеран бүген җитез, өлгер

Муниципаль район җитәкчелеге исеменнән истәлекле медальне Зәй-Каратайда яшәүче Гәрәй Ямаевка янгын сагының 11нче янгын сүндерү часте коллективы вәкилләре тапшырды. 

 

Эчке хезмәт буенча өлкән сержант Ямаевның янгын сүндерү машинасы йөртүчесе булып эшләгән 24 еллык хезмәте эчендә янгын техникасының бер тапкыр да эштән чыкканы булмаган.  Тырыш хезмәте өчен ул күп тапкырлар җитәкчелек тарафыннан билгеләп үтелгән. “Эчкерсез хезмәт өчен” медаленең барлык 3 дәрәҗәсе, “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында батыр хезмәте өчен” медале белән бүләкләнгән Гәрәй абый.

Менә инде бу көннәрдә аның мактаулы бүләкләре сафын тагы бер медаль тулыландырды.  Истәлекле юбилей медален янгын сагының 11нче элемтә пункты часте коллективы ветеранның өенә үк китереп тапшырды.


Кунакларны Гәрәй абыйның кияве Нияз Фәрхетдинов каршы алды. Сүз уңаеннан, ул үзе дә янгын сагы ветераны икән. Өй түрендә аларны Гәрәй абый һәм аның тормыш иптәше Роза апа көтеп тора иделәр. 

“Юбилей медален тапшырып, без ветераннарның батырлыгына соклануыбызны, аларга карата тирән ихтирамыбызны, сезнең белән чиксез горурлануыбызны күрсәтергә телибез. Сез – ныклылык үрнәге, тарихи дөреслекне саклаучылар, моны яшь буын белергә тиеш. Сезнең белән күрешү, аралаша алу ул зур бәхет. Безнең өчен, киләчәк буын өчен кылган батырлыгыгыз алдында без баш иябез һәм чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез. Сезгә ныклы исәнлек һәм озын гомер телибез”, - дип, частьнең җитәкче урынбасары Константин Коваленко коллектив исеменнән ветеранга котлауларын ирештерде.


Бүләк ителгән чәчәк бәйләмнәрен ветеран тормыш иптәше  Роза ханымга тапшырды. Алар инде 63 ел гомер итәләр, барлык сынауларны да алар кулга кул тотынышып, бергә узганнар. 


Ямаевлар гаиләсе бик дус һәм зур да. Гәрәй абый һәм Роза апа ике кыз, бер ул тәрбияләп үстергәннәр, җиде оныклары, 5 оныкчыклары бар. 


Ветеран бүген дә нык һәм җитез. Өйдә дә, хуҗалыкта да өлгер. Әле дә машина йөртү сәләтен югалтмаган, үзе ясаган техника белән мавыгып идарә итә.   


Түгәрәк табын артында Гәрәй абый сугыш вакытында ничек хезмәт итүе, янгын сагында эшләгән еллары турында сөйләде. Кунаклар белән бергәләп Җинү бәйрәме якынлашу турында сөйләштеләр. 


Күрсәтелгән игътибар, бүләкләр өчен Ямаевлар олы рәхмәтләрен җиткереп, коллективка исәнлек, иминлек, уңышлар теләп калдылар.

 

Елена Храмова, 11нче янгын сүндерү частенең инженеры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев