Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Зәй-Каратайның өлкән кешесе Зөфәр Әхмәтҗанов тавыш бирде

Зәй -Каратай авылында Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирү участогына иртүк авылның өлкән кешесе Зөфәр Әхмәтҗанов килде.

"Элек-электән сайлауларга йөрдек, калдырган юк, безнең гражданлык бурычы, ил-көннәр тыныч булсын", - дигән ул.

- Гомумән, Зәй-Каратай авылында халык актив тавыш бирә, - ди авыл җирлеге башлыгы Миләүшә Идиятова.

Авыл халкы җаваплылык тоеп, 25 июньнән 30 июньгә кадәр активлык күрсәткән. Сайлау участогында барлык саклык чаралары күрелә, сайларга килүчеләрнең температурасын үлчәп кертәләр. Кулларны дезинфекциялиләр. Кабиналар пәрдә белән капланмаган.

Күпчелек кеше алдан тавыш бирү көннәре булу бик уңай икән, дигәннәр. Сайлау участогы комиссиясе вәкилләре әйтүенчә, участокта тыныч, ыгы-зыгы юк. Закон бозу очраклары да юк, булмасын да, исән-сау тавыш бирүне төгәлләргә язсын, - ди алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев