Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Зәй-Каратайның яшь экологлары табигатьне саклау постына басты (ФОТОЛАР)

Зәй-Каратай балалары табигатьне саклау постына бастылар. Ун укучыдан торган команданың экология буенча яңа фикер-тәкъдимнәре дә җыелган, аларны тормышка ашырырга әзерләр.


Зәй-Каратай участогы урман хуҗалыгының  урманчы вазифаларын башкаручы Роза Якупова укучылар янына килеп, “Урман буыны” (“Лесное поколение”) онлайн-квест конкурсында катнашырга тәкъдим ясый, укучылар моны дәррәү кабул итә.

Әлеге конкурс республика Урман хуҗалыгы минстрлыгы һәм “Будет чисто” республика яшьләр иҗтмагый оешмасы ярдәмендә үткәрелә, оештыручысы – Лубян урман-техник колледжы.

Зәй-Каратай мәктәбендә “Урман күзәтчелеге” (“Лесной дозор”) дигән команда оеша. Алар тиз арада сөйләшеп, фикерләшеп, Зәй-Каратай мәктәбе укучылары өчен чара үткәрүгә керешәләр. “Табигатьне саклагыз” темасына плакат ясап, укучыларга экологияне чиста итеп тоту буенча фикерләрен җиткерәләр. Алар әйтүенчә, пычрак табигатьтә бар тереклек тә һәлак булачак. “Безгә сулар өчен чиста һава да калмый. Бүгенгене генә түгел, киләчәкне дә уйларга кирәк. Киләсе буын өчен дә без табигатьне сакларга тиеш”, дигән фикердә тора алар.

Чара барышында “Агачны коткар” акциясе үткәрү турында сөйләшеп, узган шимбәдә макулатура җыю оештырдылар. Әлеге акциядә барлык сыйныфлар да катнашкан. Укучылар һәм әти-әниләр тырышлыгы белән барлыгы 475 килограмм макулатура җыелган. 4 сыйныфлар барысын да уздыра: 120 килограмм макулатура тапшырып, беренче урынны алды, икенчедә – 9 сыйныфлар (78 кг), өченче урынны 2 сыйныфлар (70 кг) алды. Макулатурадан кергән акча укучылар өчен призларга тотылачак.

Роза Якупова әйтүенчә, укучылар янына килеп, конкурста катнашырга дигән тәкъдим ясауга, шунда ук теләп риза булдылар.
-    Шундый активлардыр дип уйламаган идем. Һәр тәкъдимгә кушылырга гына торалар. Алар урман тематикасы белән кызыксына башлады, хәтта кайберәүләр киләчәген урман, табигать белән бәйләргәме икән дип тә куйды.  Без аларны үтәп, хэштеглар белән социаль челтәрләрдә урнаштырабыз, - ди ул.

Текст: Розалия Мостафина

Фото: Роза Якупова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев