Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Зыянлы теш пастасы ачыкланган

Росконтроль экспертлары теш пасталарын тикшергән һәм кайбер продукциянең агулы булуын ачыклаган.

Экспертизаны барлыгы җиде маркадагы продукция узган: «Новый жемчуг», «Пародонтол», Biomed, Splat Professional, Blend-a-med, President и «Лесной бальзам». Әлеге үрнәкләр 50 дән артык параметр буенча, шул исәптән токсик кушылмалар булу буенча тикшерелгән.

Әлеге параметр буенча «Яңа энҗе» («Новый жемчуг») һәм Biomed пасталары тикшерү узмаган — аларның токсик күрсәткечләре нормативтан читтә калган. Экспертлар билгеләп үткәнчә, бу куркыныч булырга мөмкин, чөнки статистика буенча, кеше гомере буена уртача 2 кг теш пастасы «ашый».

Шулай ук микробиологик күрсәткечләр экспертларда шик тудырмаган. Фтор саны да нормада. «Лесной бальзам», «Новый жемчуг» һәм Blend-a-med пасталарының агарту үзлеге аз булуы да билгеләп үтелә, шул ук вакытта җитештерүче тарафыннан агарта торган дип тәкъдим ителгән Splat Professional продукциясендә агарту үзлеге бөтенләй юк дип ачыкланган.

Г.Ярмиева

http://sahne.ru/kheberler/12400.html



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев